Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин янә Русия мөфтиләр шурасы рәисе итеп сайланды


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин
Бүген Русия мөфтиләр шурасының дүртенче хисап-сайлау корылтаенда Равил Гайнетдин бертавыштан янә рәис итеп сайланды. Корылтайда Русия төбәкләрендәге диния нәзарәтләреннән һәм оешмаларыннан тавыш бирү хокукы белән 26 делегат катнашты. Бу чарага ислам югары уку йортлары ректорлары да килгән иде.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе Нәфигулла Аширов РИА Новостига: “Русия мөселманнарының хөрмәтле Равил Гайнетдинне үзләренең лидерлары итеп күрсәтү – бу илнең киләчәге, җәмгыятьнең киләчәге һәм Русиянең рухи яктан үсүендә мөселманнар эшчәнлеген тулысынча тану”, дип белдерде.

Равил Гайнетдин беренче тапкыр 1996 елда Русия мөфтиләр шурасы рәисе итеп сайланган иде.
XS
SM
MD
LG