Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

Олланд: Греция еврозонада калырга һәм бюджет чыгымнарын киметергә тиеш


Греция премьер-министры Антониос Самарас белән сөйләшүләрдән соң Франция президенты Франсуа Олланд, Греция үзенең бюджет дефицитын киметү өчен тырышлыгының «җитдилеген күрсәтсә» еврозонада калачак, дип белдерде. Самарас, үз чиратында, Греция бу проблемны хәл итәчәк, диде.

Европа илләре җитәкчеләре белән очрашу вакытында Самарс Европа Берлегеннән бюджет дефицитын киметү вакытын озайтуны сорады. Хәзерге килешүләргә күрә, Греция сентябрьдә халыкара кредитның чираттагы өлешен алу өчен 2015 елга кадәр бюджет чыгымнарын 11,5 миллиард еврога киметергә тиеш. Әгәр болай булмаса, Афина дефолт игълан итеп еврозонадан чыгарга мәҗбүр булачак.

XS
SM
MD
LG