Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе лидерлары Каһирәдә сөйләшә


Сүрия оппозициясе лидерлары бүген БМОга һәм Гарәп дәүләтләре лигасына илнең үзәгендәге Хомс вилаятендә «һәлакәтне бетерү» чакыруы белән чыкты. Сүрия милли шурасы әгъзасы Нәҗи Тайира, Хомс халкы 80 көннән артык инде хөкүмәт гаскәрләре чолганышында һәм бөтен юллар өзелгән, дип белдерде.

Хомс Сүрия президенты Бәшәр Әсадка каршы 2011 елның мартыннан бирле каршылык үзәкләренең берсенә әверелде. Нәкъ менә бу шәһәрдә оппозиция һәм хөкүмәт гаскәрләре арасында каты кораллы бәрелешләр булып тора.

Бүген Каһирәдә Гарәп дәүләтләре лигасы канаты астында Сүрия оппозициясенең киңәшмәсе уза. Яклар бергә хәрәкәт итү планы төзергә тырыша.
XS
SM
MD
LG