Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:39
Күптән түгел “Сорнай” фольклор-этнографик ансамбле Маҗарстанда татар музыкасы данын яклап кайтты. Аның җитәкчесе Ринат Гыйләҗев фикеренчә, татар көйләренә төрки чор элементлары кертү мәслихәт.

– Ринат әфәнде, сез нинди фестивальгә бардыгыз? Сезне анда кем чакырды?

– Берничә ел элек маҗар галимнәре үз халкын һуннардан чыккан дип исәпләгән булган. Бүгенге көндә Казакъстан биләмәсендә яшәгән маҗар кабиләсе белән Маҗарстан халкының антропологик тикшерүләр нәтиҗәсендә күп охшашлыклары бар икәне ачыкланган. Димәк, алар да үзләрен төрки дип саный башладылар. “Сорнай” ансамбле катнашкан чара IV төрки халыклар корылтае дип атала. Оештыручылар Татарстан президенты исеменә хат язып татарларны да чакырганнар. Бездән тыш, бу чарага галимнәр, журналистлар, тел белгечләре барды.

– Бу корылтай кысаларында махсус оештырылган концертта чыгыш ясадыгызмы?

– Әйе, нәкъ шулай. Бөтен төрки халыкларның фольклор коллективлары катнашты. Оештыручылар 22 илдән артистлар чакырганнар. Бу – җыенның күрсәтмәсендә язылган кагыйдә. “Сорнай” ансамбле Татарстан музыкасын күрсәтте, гомумән алганда, концерт өч көн дәвам итте. Безнең чыгыш 30 минут чамасы булды.

– “Сорнай” ансамбленә тиздән биш ел була. Татар музыкасы яңгырарга өлгергән сәхнәләрне санап китсәгез иде?

Ринат Гыйләҗев

Ринат Гыйләҗев

– Соңгы елда Казакъстанның Астана шәһәрендә уздырылган фестивальне билгеләп үтәр идем. Аны "Төрксой" оешмасы 2012 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип атаган. "Төрксой" ел саен шундый башкалада фольклор фестивале уздыра. “Сорнай” шулай ук быел татар мәдәнияте вәкиле булып катнашты.

Аннан соң, бер ай элек кенә Мәскәүдә чыгыш ясарга туры килде. Анда якут халкының хомус уен коралына багышланган фестивальдә катнаштык. Бу Якутияның милли бәйрәме кысаларында үткән чара иде. Монда бөтендөнья илләреннән хомусчылар килде, ягъни, халыкара бәйге иде. Бу фестивальдә катнашу безнең өчен зур дәрәҗә.

– Ансамбль үзенә материалны ничек туплый? Сез борынгы көйләрне заманча эшкәртәсезме яисә элекке рәвештә яңгырыймы?

– Сүз дә юк, борынгы көйләр күп урынны алып тора. Без булган фестивальләрдәге репертуарны күзәтеп барам: анда күбесе төркичелек, элекке Алтай, Себердәге тәңречелек чорына караган көйләр. Хәзер бөтен дөньяда шуңа күп игътибар бирелә. Ә Татарстанда бу чор бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Үзебезнең репертуарда шуны алга сөрергә тырышабыз. Мәсәлән, беренче булып күн баш киемнәре кидек, борынгы уен коралларын аякка бастырабыз. Гаеп итештән булмасын, дин безнең төрки тарихны бик күп вакытка онытырга мәҗбүр иткән.

Бүгенге көндәге максат – борынгы мирасыбызны халыкка күрсәтү. Һәрбер тарихи чорның үзенчәлеге бар. Мәсәлән, XX гасыр чиста авыл фольклоры буларак билгеле, XXI гасыр шәһәр мәдәнияте белән бәйләнгән булыр, мөгаен. Без барыбер эзләнергә тырышабыз. Казан ханлыгы чорын да, Болгар чорын да карыйбыз, ләкин материаллар бик аз.

– Сез татар халкының ислам кабул итүе аркасында милләтнең борынгы көйләре югалды дип уйлыйсызмы?

– Югалмаган алар, ә нибары өйрәнелмәгән генә. Галимнәрнең фәнни хезмәтләрендә ул күренә, ләкин без аны сәхнәдә әлегә күрсәтә, көнкүрешкә кертә алмыйбыз. Мәсәлән, күптән түгел Болгарда барс сыны куела дип бөтен ислам дөньясы шаулады. Янәсе, нинди шайтан куясыз? Ә ул бит безнең тарихыбыз! Дин аркасында безнең борынгырак тарихыбыздан әле дә читләшеп торабыз кебек тоела миңа. Дини мохит кирәк, ләкин тарих та мөһим.

– Музыкаль юнәлештә кайсы якка басым ясарга кирәк? Дини яккамы яки төркичелекне күтәреп чыга зарурмы?

– Әлбәттә, беренче чиратта төркилек. Дин ул – һәрбер кешенең шәхси эше. Нинди генә дин булса да, Аллаһ бер. Билгеле, намусың чиста булсын, пакъ булсын, әмма тарихны онытырга ярамый. Бу шәхсән минем фикерем генә, дөрес аңлагыз, әмма “Аллаһ бер” дип кенә йөрү бик үк дөрес түгел, курыкмыйча тарихны белергә кирәк.

– “Сорнай” ансамбленең яңарыш кичергәненә биш ел тулып килә. Шушы арада татар фольклорына ихтыяҗ арттымы?

– Аллага шөкер, үз көчебез белән бәйсез рәвештә эшләп киләбез. Беркем карамагында тормыйбыз. Бүгенге көндә ихтыяҗ бар, безне яраталар. Төрле чараларда катнашабыз, яхшы акча эшлибез, шуңа күрә тамакны туйдырырлык коллектив оештыра алдык. Бу бик зур әйбер. Үзегез беләсез, дәүләт бу эшләрдә булышмый. Борынгы уен коралларын кайтару буенча бармакка бармак та сукканы да юк. Монысы яшерен-батырын түгел.

Бүгенге көндә безнең чыгышларны “Туган авылым” комплексында күреп була. Көн саен диярлек концертлар бар. Шул исәптән, татарча тематик туйлар алып барабыз. Аллага шөкер зарланырга сәбәп юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG