Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Ачу тантанасында Татарстан президенты, министрлар, ширкәт җитәкчеләре, Русиянең элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры катнашты.

Заманча дип саналган IT паркны ачу тантанасы да заманча узды. Биредә кызыл тасмалар кисү кебек күренешләр күзәтелмәде. Парк бинасының керү өлешендәге кырлы баганага кул сурәтләре төшерелгән һәм алар астында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русиянең элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоровның исемнәре язылган иде. Алар һәркайсы үз исемнәре өстендәге кул сурәтләре өстенә үз кулларын куйды һәм Чаллы җирлеге өчен шушы яңа йола белән паркны ачу тантанасы тәмамланды.

IT паркны ачу тантанасы

IT паркны ачу тантанасы

Паркның гомуми мәйданы 23,000 кв.метр. Бина моннан 30 ел чамасы элек КАМАЗ дирекциясе буларак төзелә башлаган иде. 20 елдан артык ташландык хәлдә булды һәм менә Татарстан президенты тырышлыгы белән эшмәкәрләр үзәгенә әйләнергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов әлеге бинаны сату-алу турында Камаз җитәкчесе Сергей Когогин белән күп сөйләшүләр булуын берничә тапкыр ассызыклады. 15 минутлык матбугат очрашуында Миңнеханов әлеге паркның әһәмияте хакында татар телендә дә берничә фикер әйтте.

“Мондый паркның кирәклеге бәхәссез. Биредә эшмәкәрләр булырмы, дигән шик бар иде. Күрәбез, бинаның яртысы инде тулган. КАМАЗның үзенә генә дә мондый ике IT парк кирәктер. Хәзер яңа урынга ничек итеп яшьләрне җәлеп итү турында уйланырга кирәк. Мондый иҗади үзәкләр булырга һәм зураерга тиеш. Шик юк, яшьләр эшләргә тели. Зур ширкәтләрнең җитәкчеләре дә бүген биредә. Бар юнәлештәге ширкәтләрнең киләчәктәге эше шундый парклар белән бәйле булачак. Бу IT паркны Казандагысының бер бүлеге итеп оештырдык һәм бу дөрес эш булды”, диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Альберт Гыйлметдинов

Альберт Гыйлметдинов

Безнең белән әңгәмә вакытында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов “Монда яңа технологияләр әләме күтәрелә. Хәзерге вакыттагы мөһим ачышларның унысының алтысы IT технологияләр белән бәйле. Әлеге комплекс Чаллы өчен алга китеш булачак”, дигән сүзләр әйтте.

Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев үз чыгышында биредә 1600 кешегә эш урыны булуын, алдагы елда аларның хезмәт хаклары уртача 30 мең сум чамасы булачагын да искәртте. Бүген Чаллыдагы уртача хезмәт хакы 21 мең сум икән.

Чаллы IT паркына Русиянең 20 төбәгеннән 104 проект килгән булган. Шуларның 20се кабул ителгән. Алар арасында “онлайн-сервис” дип аталганы да бар. Монысы, мәсәлән, шәхси торак төзелешендә эш барышын смета буенча күзәтеп барырга ярдәм итәчәк. “Интернет-биржа” дигәне йөк ташучылар белән аларга мөрәҗәгать итүчеләр арасындагы гаризаларның үтәлешен, алмашуларын тәэмин итәчәк. Шулай ук, таксиларның эшен яхшырту, дәвалау йортларының програмнарын автоматлаштыру проектлар да бар.


tatarstan.ru видеосы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG