Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар киносына кастинг үтте


Кастинг барышы
Кастинг барышы

24 августа Казанның “Мир” кинотеатрында “Татаркино” оешмасы татар телендә төшереләчәк кинокомедиягә актерлар сайлады. Кастинг көн озын дәвам итеп анда ике йөзгә якын кеше катнашты.

“Татаркино” оешмасы тиздән татар телендә кинокомедияләр төшерә башламакчы. Шул уңайдан киностудия фильмнарда уйнау өчен актерларга кастинг игълан иткән иде. Үткән җомгада ул тормышка ашырылды. Анда татар телен камил белгән һәм бик үк камил белмәгән, гадәти тормыш белән яшәүче яки бөтенләй эше булмаган төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Күбрәк яшьләр килгән иде, алар Татарстанның төрле районнарыннан иде, күрше төбәкләрдән дә катнашучылар булды.

Жюрида кино режиссеры Рәмис Нәҗмиев, “Иҗат” ААҖ җитәкчесе Ринат Гыйниятов һәм язучы Илфак Шиһапов бар иде. Рәмис Нәҗмиев белдерүенчә, кастингта кинода төшәрдәй кешеләр шактый булган. Алар тормышта булган төрле хәлләрне кызык итеп тасвирлап бирергә тырышканнар.

XS
SM
MD
LG