Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта Республиканнар корылтае давыл килгәнгә бер көнгә соңара


Кушма Штатларның Республиканнар фиркасе Митт Ромнины президентлыкка намзәт итеп итеп күрсәтү көнен бер көнгә кичектерде. Бу корылтай Флорида штатының Тампа шәһәрендә дүшәмбе үтәргә тиеш иде. Бу урыннарга таба “Айзек” давылы якынлаша.

Корылтай сишәмбе көнне кыска гына вакыт эчендә булып алачак. Ачылачак һәм ябылачак. Ә сишәмбе көнне намзәт тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Республиканнар фиркасе Милли комитеты рәисе Ринс Прибус белдерде. Республиканнар корылтай програмы үзгәрергә мөмкин дип әйтә.

Гаитиның көньягында “Айзек” давылында дүрт кеше үлде инде. Кубаның алты вилаятендә дә гадәттән тыш хезмәт бу давылны көтеп эзерләнеп куйган. Илнең давыл үтәрдәй өлешеннән меңнәрчә кеше башка урынга күчерелгән.
XS
SM
MD
LG