Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар яшьләре җыены башлана


2010 елда узган IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы
2010 елда узган IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Бүген Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эшен башлап җибәрә. Кичкә барлык кунаклар да килеп бетәчәк. Бишенче тапкыр уздырыла торган чарада быел 800дән артык делегат катнашачак.

Форумда катнашучылар елдан-ел арта. Беренче тапкыр уздырганда делегатлар саны 500 иде, быел география киңлеге дә аерылып тора. Казанга 135 дәүләттән татарлар килә. Быел беренче тапкыр Әфганстан һәм Гарәп Әмирлекләреннән кунакларны көтәләр.

27 август – делегатларны каршылау, урнаштыру көне. Кичен Казан кунаклары Камал театрында “Үлеп яраттым” спектаклен караячак.

28 август – төп эш көне. Сишәмбе иртәсендә форумның пленар утырышы узачак. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.

Төштән соң яшьләр дүрт секциягә бүленеп, эшләячәк. Башлану вакыты – 14.30.

“Татар яшьләре һәм Web 2.0” секциясендә интернет технологияләрне куллану, татар сәхифәләренең санын, сыйфатын арттыру кебек мәсьәләләр каралачак. (Узу урыны – IT-парк, Петербур ур. 52.)

“Бүгенге татар яшьләренең рухи кыйммәтләре” дип исемләнгән утырышта дини һәм милли оешмаларның бердәм булып эшләү, дин аркылы милләтне саклау темасына фикерләшү каралган. (Узу урыны – “Мәрҗани” мәчете, Каюм Насыйри ур., 17)

“Милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә, саклап калуда яңа технологияләр” секциясендә татарның иң авырткан темаларның берсе – телнең кулланышы, туган телдә сөйләшүчеләрне арттыру турында бәхәс булачак. ( Узу урыны – КФУның Филология һәм сәнгать институты, Татарстан ур., 2)

“Татар халкының тарихи мирасы: милләтне саклап калу юллары” секциясен тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев алып барачак. Русиянең төрле төбәкләрендә татарга кагылышлы тарихи урыннар, биналар, халык авыз иҗаты үрнәкләре бар. Шуларны барлау, база булдыру, саклау кебек мәсьәләдә нинди адымнар ясарга кирәк дигән сорауга җавап эзләячәкләр. (Узу урыны - "Казан" милли мәдәният үзәге, Пушкин ур., 86)

Кичен янә Камал театрына җыелышып, көнгә өлешчә нәтиҗә ясалачак. Делегатлар өчен “Казан” бию ансамбле концерты күрсәтеләчәк.

29 август – пленар утырышның дәвамы. Биредә секцияләрнең эшчәнлегенә йомгак ясалачак. Форум документларын кабул итү көтелә. Шулай ук бу көнне форум бюросы һәм аның рәисе сайланачак. Моңа кадәр дүрт ел дәвамында форум бюросы белән Руслан Айсин җитәкчелек итте.

Шул ук көнне Камал театрында “Татар иле” проектының презентациясе булачак.
Төшкә кадәр "Милли татар бренды: формасы һәм эчтәлеге" дип исемләнгән дискуссия оештырылачак.

Төшке аштан соң Казан кунакларын Казан кирмәне, Татар бистәсе, Универсиада спорт корылмалары белән таныштыру сәфәре каралган. Кичкә форум делегатларын Арча районы кунак итәчәк. Арчалар алар өчен “Кичке уен” бәйрәмен оештырып, күңелләрен күрәчәк.

30 августта форум делегатлары Казанда Республика көненә багышланган чараларда катнашачак.

Форумны төп оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән ТР Яшьләр, спорт, туризм министрлыгы.

Оештыручылар форум эше тулысынча татар телендә барачак дип ышандыра.


Интернет сыйфаты һәм техник мөмкинлекләрдән чыгып Азатлык радиосы форумның кайбер чараларыннан видео трансляция тәкъдим итергә җыена.

28 август


10.00 – 12.30 Пленар утырыш (Камал театры)
14.30 – 16.30 Татар яшьләре һәм Web 2.0 секциясе (IT парк)

29 август

11.00 – 11.30 "Татар иле" социаль челтәрен тәкъдим итү (Камал театры)
XS
SM
MD
LG