Accessibility links

Паралимпия уеннары


Паралимпия уеннары тамгасы
Паралимпия уеннары тамгасы
Парали́мпия уеннары́ – физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен уздырылучы халыкара спорт ярышлары. Бу ярышлар һәр Олимпия уеннарыннан соң (1992 елдан башлап) шул ук шәһәрдә уздырыла.

Паралимпия уеннары ике төрле була: җәйге (1960 елдан бирле уздырыла) һәм кышкы (1976 елдан бирле уздырыла). Паралимпия уеннары Халыкара паралимпия комитеты карамагында уздырыла.

Паралимпия уеннарында хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикләнгән, ампутация кичергән, сукыр яки церебраль паралич авырулы спортчылар катнаша ала. Акыл ягыннан зәгыйфь спортчылар өчен Махсус Олимпия уеннары, ә ишетми торганнарга – Дефлимпия уеннары уздырыла.

Паралимпия төшенчәсе

“Паралимпия” төшенчәсенең ничек барлыкка килүе төгәл билгеле түгел. Күпчелек очракта ул сүзне “параплегия” һәм “олимпия” сүзләре кушылып барлыкка килгән дип аңлаталар, чөнки беренче уеннарда күбесенчә аяклары хәрәкәтләнми торган спортчылар катнашкан. Әлеге аңлатма хәзерге Паралимпия уеннарына туры килми, чөнки анда башка авырулы катнашучылар да бар.

Рәсми рәвештә “паралимпия” сүзен грек теленнән παρά бәйлеге һәм олимпия сүзенән килеп чыккан дип аңлатыла. Παρά бәйлегең мәгънәсе “якын”, “чагыштырмача” һәм ул Олимпия уеннарына параллель ярышлар дигәнне алата.

Паралимпия төшенчәсе рәсми беренче тапкыр 1988 елда Төньяк Кореяның Сеул шәһәрендә уздырылган ярышларда кулланышка керә.

Инвалидлар спорты тарихы

Инвалидлар спорты гасырдан артык тарихка ия. Спортның сәләмәтләндерү өчен уңай тәэсир иткәне XVIII-XIX гасырларда ук билгеле булган. Шуннан бирле инвалидлар спортын үстерүгә юнәлгән төрле оешмалар тәзелә. Мәсьәлән, 1888 елда Берлинда саңгыраулар өчен беренче спорт клубы оеша.

Беренче һәм икенче дөнья сугышлары миллионлап кешене гарип калдыра.

XX гасырда инде спортны инвалидлар өчен сәламәтләндерү чарасы буларак гына түгел, шулай ук ял итү һәм буш вакыт уздыру чарасы буларак та кабул итә башлыйлар. 1948 елда Лондонда узган Олимпия уеннарына багышлап Стоук Мандвил уеннары (инг. Stoke Mandeville Games - хастаханә исеме буенча) үткәрелә. Әлеге уеннарда инвалид коляскада йөрүче спортчылар катнаша. Чараны профессор Стоук Мандвил хастаханәсе эшчесе Людвиг Гуттман оештыра. 1952 елда Стоук Мандвил уеннары кабат уздырыла һәм аларда британнардан кала Нидерланд спортчылары да катнаша. Ягъни, ярышлар халыкара спорт чарасына әйләнә. Уеннарның рәсми атамасы – Халыкара инвалид арбадагы спортчылар уеннары (World Wheelchair Games). Әлеге уеннар Паралимпия уеннарына нигез сала.

1989 елда Халыкара Паралимпия комитеты (инг. International Paralympic Committee (IPC)) төзелә.

Беренче Паралимпия уеннары 1960 елда Римда уза. Ул чарада 23 илдән килгән 400 спортчы катнаша. Чагыштыру өчен: Сидней (2000) уеннарында 123 илдән 4 меңгә якын спортчы катнаша.

1976 елда Швециядә беренче кышкы Паралимпия уеннары уздырыла.

Ярышлар бүленеше

Паралимпия уеннарында катнашучы спортчыларның төрле яктан инвалид була алуына карап, ярышлар биш категориягә үтә:

  • ампутация кичергән спортчылар өчен
  • церебраль паралич авырулылар өчен
  • инвалид арбада йөрүчеләр өчен
  • күз күрү мөмкинчелекләре чикләнгәннәр өчен
  • Les Autres – башка авырулы (карликлар, склероз, тумыштан гарип һ.б.) спортчылар өчен.
Спорт төренә карап бу категорияләр өстәмә рәвештә берничә төргә бүленә. Бу бүленү спортчыларның допинг куллануга чик кую максаты белән дә кулланылына.

Паралимпия уеннары атрибутлары

Паралимпия уеннарының тамгасы күпчелек илләрнең байрагында кулланылган кызыл, зәңгәр һәм яшел төсләрдәге өч сызыктан тора. Бу сызыклар Agito (латинча “Мин хәрәкәтләнәм”) рәвешендә сызылган. Алар бер нокта тирәли әйләнә һәм бу уеннарда дөньяның һәр ноктасыннан спортчылар катнаша алуын сурәтли.

Паралимпия шигаре

Паралимпия уеннарының шигаре: “Хәрәкәттә рух” (инг. Spirit in Motion).

Паралимпия гимны

Паралимпия уеннарының гимны буларак Тьери Дарнисның "Hymn de l'Avenir" ягъни “Киләчәк гимны” кулланыла. Гимн беренче тапкыр рәсми рәвештә 1996 ел уеннары ачылышы вакытында яңгырый.

Уеннар ачу тантанасы

Паралимпия уеннары ачылу тантанасы вакытында төрле чаралар уза. Гадәттә тантана ярышларны уздыручы илнең байрагын күтәрүдән һәм милли гимн уйнатудан башлана. Уеннарны уздыручы ил халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен яктыртучы җырлы, биюле, музыкаль театральләштерелгән тамаша күрсәтелә.

Тамашадан соң стадионга илләре буенча төркемнәргә бүленеп спортчылар чыга. Күпчелек очракта спортчылар уеннарны уздыручы илнең алфавиты тәртибендә чыга. Ярышларны уздыручы илнең төркеме иң соңнан чыга.

Шуннан соң сәхнәдән уеннарның рәсми ачылышы турында сүзләр яңгырый һәм стадионга Паралимпия факелы кертелә. Уеннарны уздыручы илнең спортчысы факелдан махсус кәсәдә ут яндыргач, уеннар ачык, дип игълан ителә.
Уеннар ябу тантанасы

Паралимпия уеннарының ябылу тантанасы барлык ярышларның тәмамлануыннан соң уза. Уеннар ябылганда стадионга катнашкан илләрнең байраклары чыгарыла, шуннан соң илләргә бүленмичә генә барлык спортчылар чыга. Паралимпия байрагы төшерелә. Уеннар рәсми рәвештә тәмам дип игълан ителгәч, Паралимпия утын сүндерелә.

Бу чаралар узгач, киләсе уеннарны уздыручы ил үзенең гореф-гадәтләрен яктыртучы кыска гына театральләштерелгән тамаша күрсәтә.

Медальләр тапшыру

Җиңүчеләргә медальләр һәрбер ярышның тәмамлануына бирелә. Гадәттә беренче, икенче һәм өченче урын яулаган спортчылар махсус пьедесталга бастырып бүләкләнә. Медальләр тапшырылгач, җиңүче спортчыларның дәүләт байраклары күтәрелә һәм алтын медаль алган спортчы иленең гимны яңгырый. Медальләр белән бүләкләү тантанасы ярышлар тәмамланган көнне үк уздырыла алмаса, икенче көнгә узарга мөмкин.

Паралимпия спорт төрләре

Җәйге спорт төрләре

  • Авыр атлетика
  • Академик ишү
  • Атлы спорт
  • Ату
  • Баскетбол
  • Бочча
  • Велоспорт
  • Волейбол
  • Голбол
  • Дзюдо
  • Җәядән ату
  • Җилкәнле спорт
  • Җиңел атлетика
  • Йөзү
  • Өстәл теннисы
  • Регби
  • Теннис
  • Фехтование
  • Футбол 5х5
  • Футбол 7х7

Кышкы спорт төрләре

  • Биатлон
  • Кёрлинг
  • Таулы чаңгы спорты
  • Хоккей
  • Чаңгы узышлары

Википедия язмасы: Паралимпия уеннары
XS
SM
MD
LG