Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ республиканнары сайлауалды корылтаена җыела


Бүген Флорида штатындагы Тампа шәһәрендә АКШ республикан фиркасенең корылтае ачыла. Корылтайда ике меңләп намзәт Массачусетс штатының элекке губернаторы, эшкуар Митт Ромнины президент сайлавына намзәт итеп сайлаячак. Вице-президент урынына республиканнар Пол Райанны тәкъдим итә.

Флоридада "Айзек" исеме бирелгән көчле давыл сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Бүгенге утырыш кыска булыр, дип көтелә. Давылның иң көчлесе Луизиана, Миссиссипи һәм Алабама штатларында булыр, дип фаразлана.

Корылтай пәнҗешәмбегә кадәр дәвам итәчәк. Ул көнне Митт Ромни чыгышы көтелә.

Киләсе атнада демократлар корылтаенда президентлыкка намзәт итеп икенче тапкыр Барак Обама тәкъдим ителәчәк.
XS
SM
MD
LG