Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентының кеше хокуклары шурасына яңа әгъзалар сайлана


Мәскәүдә президент каршындагы кеше хокуклары шурасы яңа оешмага әгъзаләр сайлый башлады. Тәкъдим ителгән 190 гаризаның 107се кире кагылган. Алар арасында адвокат Владимир Жеребенков, банкир Гарегин Тосунян, "Русиянең машина йөртүчеләре федерациясе» рәисе Сергей Канаев, хокук яклаучы Александр Брод. Шурага хокук яклаучылар Валерий Борщев һәм Андрей Бабушкинның, шулай ук "Доктор Лиза" буларак билгеле табиб Елизавета Глинканың керәчәге мәгълүм.

Яңа тәртип нигезендә, шура сайлап алган намзәтләрнең исемнәре интернетка чыгарылып алар өчен тавыш бирү оештырылачак. Тавыш бирү 1 сентябрьдә башлана.

Элекке шураның берничә әгъзасы оешмадан чыгулары турында белдергән иде. Моны алар президент хакимияте тарафыннан "тагылган" яңа тәртипкә ризасызлык белән аңлатты.
XS
SM
MD
LG