Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тыныч төбәктәге радикал ислам һөҗүмнәре Кремльне көчсезләндерә"


"The New York Times" язуынча, Казандагы һөҗүмнәр Русиянең тышкы һәм эчке сәясәтенә дә нык тәэсир итәргә мөмкин.

Кремль тыйнак исламны көчәйтү һәм илдә дә, читтә дә радикал хәрәкәтләрне бастыру юлларын эзләгәндә, ислам сугышчыларының күтәрелүенә охшаган бу хәлләр Русиянең тышкы һәм эчке сәясәтенә бик зур тәэсир ясарга мөмкин дип яза Дэвид Һерценһорн “The New York Times” газетында басылган “Тыныч төбәктәге радикал ислам һөҗүмнәре Кремльне көчсезләндерә” исемле мәкаләсендә. Автор мәкаләсен июль аенда Казанда мөселман җитәкчеләренә булган һөҗүмнәр, Казан-Яшел Үзән юлы янында шартлаган машина турында язудан башлый һәм хакимиятнең берьяктан, мөселманнарны кулга алулар кебек каты кул сәясәте, икенче яктан, беренче мөселман телевидение каналы ачу кебек йомшаграк чаралар белән җавап бирүенә туктала.

Һерценһорн язуынча, күп еллар буе хакимияткә тугрылыклы булып саналган Русия мөселман җитәкчеләренә хәзер сәяси һәм дини бәйсезлекләрен күрсәтсеннәр өчен мөселманнар тарафыннан басым арта бара, алар хәзер инде үзгәргән мөселман җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләрен истә тотарга тиеш. Бу үзгәрешләрнең сәбәпләре төрле - Үзәк Азия илләреннән күп мөселманнар килү, яшь буында диндарлыкның көчәюе, читкә сәфәрләр һәм интернет ярдәмендә читтәге мөселман дөньясы белән бәйләнешләрнең ныгуы.

Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин
Бу бәйләнешләрнең көчәюе турында аңа Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә сөйләгән. “Бар дөньяда без кан кою, ватандашлар сугышлары, хакимиятләр алмашы, сәяси системнар алмашы, төрле дини төркемнәр каршылыгы, төрле сәяси системнар һәм мәнфәгатьләр каршылыгы күрәбез. Русия мөселманнары зур игътибар белән күзәтеп бара”, ди Гайнетдин.

Автор язуынча, 20 миллион мөселман булуын, шуларның ике миллионы Мәскәүдә яшәвен истә тотканда, мондый игътибар Русиянең тышкы сәясәтенә дә үзенчәлекле тәэсир итә. Мәскәү Салкын сугыш чорындагы сатулашуларны искә төшереп тагын Фәлестин дәүләтчелеген хуплый башлады. Русиянең рәсми медиасы Фәлестин дәүләтчелеген яклап яктырта, Русия Фәлестиннең БМО әгъзасы булуын яклый, дип яза The New York Times.

Мәкаләдә шулай ук Русиянең Хәмәскә карата мөнәсәбәте дә телгә алына. Израил Хәмәсне Путин тарафыннан террорчылар дип аталган чечен сугышчыларына тиңләсә, Мәскәү моны кире кагып Хәмәсне социаль хезмәт оешмасы һәм хокукый сәяси көч итеп күрсәтә.

Автор фикеренчә, мондый позиция илдәге мөселманнар карашы белән тәңгәл килсә дә, Мәскәүнең Либия, Мисыр һәм бигрәк тә Сүриядә халык ризасызлыгын тудырган диктаторларны яклавы, халык күтәрелешен канун бозу дип атавы болай да Русиядә исламны чикләү тырышлыклары күрүче яшь, ялкынлы мөселманнарның ачуын чыгарырга мөмкин. Мәскәүнең бу гамәлләре Русиянең үзендә ризасызлык белдерүчеләр белән ничек эш итәчәген дә ачык күрсәтә, ди ул.

Русия хакимиятләренә карата мөселманнарның ризасызлыгын The New York Times хәбәрчесе белән әңгәмәдә Равил Гайнетдин сөйләгән. Гайнетдин Путинның һәм башка җитәкчеләрнең гомумән алганда мөселманнарга ярдәм итүен әйтеп китү белән бергә Мәскәү шәһәр хакимиятенең яңа мәчетләр төзү өчен җир бирмәвенә зарлана һәм чирек миллион мөселман яшәгән Пекинда 250 мәчет булса, Мәскәүдәге 2 миллион мөселманга дүрт кенә мәчет булуын искә ала.

Гайнетдин дөньяда, шул исәптән Русиядә дин иреген яклаган өчен АКШ дәүләт департаментына да рәхмәт белдереп үтә.

Казандагы мөселман җитәкчеләренә һөҗүмнәргә килгәндә исә, Гайнетдин, бу гамәлләр өчен өлешчә мөфти Илдус Фәизнең яшьрәк, ялкынлырак мөселманнар тарафыннан арта баручы таләпләргә җавап бирә алмавы да сәбәпче, ди.

Һерценһорн әлеге һөҗүмнәрдән соң Путинның Казанга кайгы уртаклашу хаты җибәрүе һәм бу һөҗүмнәрнең “җитди ишарә” булуы турында кисәтүе, шуннан соң мөселманнарны күпләп кулга алулар башлануы турында да яза.

Габдулла Галиуллин
Габдулла Галиуллин
Иминлек көчләре тарафыннан ислам экстремизмы оясы дип шикләнелгән һәм тикшерүләргә дучар ителгән Нурулла мәчете имамы, Татарстан мөселманнарының элекке мөфтие Габдулла Галиуллин бу хәлләрдән соң хакимиятләрнең артык каты кул сәясәте куллануына зарланып газет хәбәрчесенә “Чүп үләннәрен генә йолкыйсы урынга, алар чалгы белән эшкә кереште. Алдан билгеләнгән исемлек булмый торып шул кадәр кешене кулга алу мөмкин түгел”, дип белдергән.

Нурулла мәчетенә барган хәбәрче башка мәчетләр намазлар арасында буш булганда, Нурулла мәчетендә кешеләрнең кайнап торуына, кемнәрнеңдер төркем-төркем җыелып фикер алышуына, берәүләр шунда черем итеп алганда икенчеләренең ноутбук аша интернетта казынуына да игътибар иткән.

Габдулла Галиуллин әйтүенчә, нигезсез кулга алулар, иминлек көчләренең җирле дини җитәкчеләрне контрольдә тоту тырышлыклары экстремизмны бетерү урынына, киресенчә, көчәйтеп кенә җибәрергә мөмкин. “Кешеләрне соңгы чиккә җиткерү бик җиңел ул. Ут чыгару өчен бер шырпы җитә”, дигән Нурулла мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиуллин "The New York Times" газеты хәбәрчесе Дэвид Һерценһорнга.
XS
SM
MD
LG