Accessibility links

1 сентябрьдән “балаларны зыянлы мәгълүматтан саклаячаклар”


Дәүләт думасында 2010 елның декабрендә кабул ителгән һәм 2011 ел башында президент Дмитрий Медведев имзалаган "балаларны сәламәтлек һәм үсешкә зыян салучы мәгълүматтан саклау" турындагы канун 1 сентябрь гамәлгә керә.

Телевидениедә балалар тапшыруларына караучыларның яшенә карап махсус тамга куелачак. Әлеге тамга тапшыру йәки фильм башланыр алдыннан экранда кимендә сигез секунд торырга тиеш, дип хәбәр ителә.

Русиядә мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат чаралары эшен күзәтүче Роскомнадзор комитеты мәгълүмат чараларындагы сүгенү өчен акчалата җәзага тартырга тәкъдим итә. Иң күп тәнкыйть "ТНТ", "Перец", "Муз" , MTV каналлары һәм "Дом-2" и Comedy Club тапшыруларына була.

"Ну, погоди!" мультфильтмын яңа канун нигезендә 18 яшьтән генә карарга ярый.
XS
SM
MD
LG