Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский Химки башлыгы өчен көрәштә Евгения Чирикованы якларга чакырды


ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский оппозицияне Химки урманын яклау хәрәкәтен җитәкләгән Евгения Чирикованы Химки шәһәре мэры урыны өчен көрәштә якларга чакырды.

"Чирикованы яклау белән оппозиция хакимият өчен гадел юл белән дә көрәшеп булачагын күрсәтәчәк", диелгән интернетта чыккан мөрәҗәгатьтә.

Дүшәмбе көнне Чирикова сайлау комиссиясенә теркәлү өчен кирәкле документларын тапшырды һәм үзенең сайлауалды програмы белән таныштырды. Аңа бер атна эчендә 800 имза җыярга кирәк.

Чирикованы "Яблоко" фиркасе һәм оппозициянең тагын берничә танылган вәкиле яклый. Бүгенге көндә Химки шәһәр башлыгы урынына алты намзәт вәгъдә итә.

Сайлау 14 октябрьгә билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG