Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сардиниядә шахтерлар ширкәтнең ябылу хәбәреннән соң шартлау белән яный


Италиянең Сардиния утравында 40 шахтер җир астына төшеп шахтаны шартлату белән яный. 373 метр тирәнлектәге шахтада бикләнеп утырган шахтерлар үзләре белән 690 кг шартлаткыч һәм мең детонатор алып төшкәннәрен белдерде.

Эшчеләр Италиянең күмер табучы иң соңгы шахтасы ябылуы турындагы хәбәргә ризасызлык белдерә. Шахтерлар ширкәтнең эшчәнлеген үзгәртүен, күмердән "чиста" энергия чыгару технологиясенә күчүен таләп итә. Бу мәсьәләдә Италия хөкүмәте 31 августта җыелачак.

Шахтада 463 кеше эшли, алар декабрьгә кадәр хезмәт хакы алып торачак. Соңгы тапкыр булган шундый протест чарасы вакытында 1995 елда шахтерлар җир астында 100 көн утырып чыккан.
XS
SM
MD
LG