Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

Татарстаннан бер төркем галимнәр Көнчыгыш Төркестаннан – Кытайның Уйгыр-Синҗан автоном төбәгендә яшәүче татарларның фольклорын җыеп кайтты. Әле моңа кадәр Татарстаннан ул якларга фольклор экспедицияләре оештырылганы булмаган.

Татарстан дәүләт традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова да 13 августтан 26сына кадәр булган сәфәрдә катнашты. Аның сүзләренчә, Көнчыгыш Төркестанда яшәүче татарларның фольклоры казакъ, уйгыр халыкларыныкына кушыла баруга карамастан, анда Татарстанда инде онытылган халык авыз иҗаты үрнәкләре, йола һәм гадәтләр сакланып калган. Галимәне Көнчыгыш Төркестан татарларында табын артында борынгы көйләрне җырлап утыру гадәте саклану да сокландырган.

– Бу сәфәрегез вакытында Кытайның кайсы төбәкләрендә булырга туры килде?

– Без Кытайның Уйгыр-Синҗан автономияле төбәгендә булдык. Без аны тарихи яктан Көнчыгыш Төркестан буларак беләбез. Моннан 100 еллап элек Русиядән килгән татарлар нәкъ менә шунда уйгырлар янында көн итә башлый. Бүген анда дүрт мең татар яши. Без Синҗан автономияле бүлегенең башкаласы Өремчедә һәм Колҗа шәһәрендә булдык. Урта буын һәм өлкән буын белән аралашып, аларның халык авыз иҗатын, этнографиясен өйрәнә башладык. Материаллар тупланып бетте дип әйтеп булмый, чөнки авылларга да бару кирәк.

– Анда татарлар авыл-авыл булып яшиме?

– Татарлар авыл-авыл булып яши, татар авыллары бар дигән җөмләне әйтү - ул шартлы. Мисал өчен, Чишмә авылында яшәүче татарлар казакълар белән нык аралашкан, телләре дә казакъ теленә бик якын һәм бит төзелеше дә аларга ошаган. Шулай да бу авылда үзләрен татар итеп исәпләүчеләр бар. Бу авылда яшәүчеләргә 50 елга арендага җирләр бирелгән, алар аны эшкәртәләр, табышларыннан көн күреп яшәп яталар. Район башлыклары арасында да татарлар бар.

Монда татарларга мәгърифәтле халыкка булган кебек мөнәсәбәт, хөрмәт белән карыйлар. Мәктәпләрдә һәм югары белем бирү системасында да шушы дүрт мең татарның зур бер өлеше эшли. Вакыт тар булу сәбәпле, без авылларга барып җитә алмадык. Эзләнүләребезне тагын да дәвам итеп, алдагы экспедициядә үзләрен татар дип исәпләүче милләттәшләребез белән аралашып, фольклор материалларын туплауны дәвам итәрбез дип торабыз.

– Көнчыгыш Төркестан татарларының халык авыз иҗаты моңа кадәр җыелган булганмы?

– Кытайда яшәүче аз санлы халыкларның традицион мәдәниятен өйрәнүгә шактый игътибар бирелгәнлеген күрдек. Декабрь аенда кытай телендә шактый калын басма дөнья күрәчәк. Аны безгә күрсәттеләр дә инде. Анда аз санлы халыклар, шул исәптән мөселман динен тотучылардан шактый гына урын татарларга да бирелгән. Бу китапка риваятьләр, гаилә-көнкүреш йолалары, бәйрәмнәре, беркадәр мәкаль-әйтемнәре дә кергән. Бу дәүләт биргән акчага эшләнә. Моны шунда яшәүче татарлар әзерләгән.

Моңа охшаш башка проектлар да бар. Мисал өчен, Колҗада "Татар йорты" экскурсия маршрутына кертелгән. Кем генә килмәсен, ул кеше Кытайдан булсынмы, йә чит илдәнме, аны бу өйгә дә алып керәләр. Илъяр абый Габитовның йортына бу традицион татар йорты дип такта кагылган. Монда чәйләр эчертәләр, татарның яшәешен, көнкүрешен күрсәтәләр.

Колҗа шәһәрендәге татар зираты. 2010 елда "Тукай эзләре буйлап" оештырылган экспедиция Колҗада. Тукай фонды җитәкчесе Риман Гыйлемханов бу экспедициягә җитәкчелек итте

Колҗа шәһәрендәге татар зираты. 2010 елда "Тукай эзләре буйлап" оештырылган экспедиция Колҗада. Тукай фонды җитәкчесе Риман Гыйлемханов бу экспедициягә җитәкчелек итте

Колҗа шәһәренең уртасындагы татар зираты да тарихи урын булып исәпләнә. Анда бүтән бер генә халыкның да зираты шәһәр уртасында түгел. Бу урынны татарлар моннан гасырдан артык вакыт элек алтынга сатып алганнар. Аны яңадан татарларга кайтарганнар һәм ул мәдәни мирас буларак саклана. Бу хәл берьяктан, татарларның үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә белүләре, үзләрен мәдәниятле халык итеп таныта белүләреннән; ә икенче яктан, бу танытуны хөкүмәтнең кабул итүен күрсәтеп тора.

1886 елда Кытайда яшәүче татарлар туган якларыннан имәннәр алып килеп утырткан булган. Минем санавымча, 16 имән бугай анда. Аларга инде йөз елдан артык. Алар шәһәрнең иң зур юлларның берсенең уртасында калган. Шуның берсен дә кисмәгәннәр, бөтенесенә хөкүмәт тамгасы сугылган. Алар хөкүмәт тарафыннан саклана. Ул имәннәр берсе артыннан берсе тезелеп тора. Бу имәннәрне күз яшьсез карап та булмый. Туган якларын сагынганга имән чикләвекләре алып килеп утыртканнар бит алар. Татарлар бу имән чикләвекләрен Кытайның төрле төбәкләренә алып китеп утыртуларын горурлана-горурлана сөйли.

Татар мәктәбе ябылган, ул җимерелмәгән һәм аны бүген музей итеп торгызу эшләре башланган. Татар мәктәбе уйгыр мәктәбенә әйләндерелгән булган. Бу бинага да 100 елдан артык. Анда кытайча һәм уйгырча укыта торган мәктәп бар. Менә шуңа бер катлы гына булып элекке татар мәктәбе терәлеп тора. Ул без - урта буын укып күнеккәнчә төзелгән, мич белән ягыла торган мәктәп ул. Төзекләндерү эшләре башланырга тора, аның бер генә тактасын да сүтмәгәннәр. Миллиард халкы булган Кытайда дүрт кенә мең татарга шундый мөнәсәбәтне күреп без беркадәр сокланып та кайттык.

– Әле моңа кадәр Татарстаннан Кытайга татар халык авыз иҗатын җыю экспедициясе оештырылганмы?

– Моңа кадәр юк иде. Бу безнең шундый масштаблы беренче экспедиция булды. Без барлыгы биш кеше килдек һәм анда безгә Казанда татар филологиясе бүлегендә укучы студентлар кушылды. Алар хәзер каникулда. Узган ел алар фольклор практикасын үзләрендә үткән иде. Казанга беркадәр материал җыеп килде. Без менә шул материалларны тагын да киңәйтергә дип бардык. Аларның әниләре, әбиләре һәм тагын башка татарлар белән дә аралаштык.

Без көнкүреш йолаларына мөнәсәбәтле, балалар уеннарына бәйле кызыклы гына мәгълүмат туплый алдык. Риваятьләр, җырлар, такмаклар яздык. Ышанулар системасының бер өлешенә керә алдык. Беркадәр гаҗәеп кызыклы мәкальләр дә тупланды.

Өремчедәге татар мәчете

Өремчедәге татар мәчете

Андагы фольклор уйгыр, казакъ халык авыз иҗаты белән аралашкан. Алар бит башлыча хәзерге Татарстан һәм Башкортстанга кергән авыллардан киткән булганнар. XIX гасырның беренче чирегендә килгән Пенза мишәрләре дә бар. Анда сәүдәгәрләр, морзалар нәселләреннән дә кешеләр бар. Инде бездә югалган, әмма анда сакланып калган мирасның күбесен табабыз. Балаларга бәйле ышанулар системасыннан, алар шул ук "Тышау кисү"ләрне үткәреп яталар. Бала беренче адымнарын атлап киткәндә үткәрелә торган йолалар ул. Бездә шулай-шулай иде дип кенә әйтәләр, әмма бүгенге буында инде ул сакланмаган. Ә Кытай татарларында ул зур бәйрәм кыяфәтенә кертелгән матур гына бер гадәт булып яши. Бишек җырларының да кызыклы гына вариантларын таптык. "Каз канаты" җырының да өстәмә сүзләре бар. Алар билгеле иде, беркадәре Татарстанга да кайткан иде. Кытай татарлары белән аралаша башлагач, алар турында әле бер үзенчәлек, әле бер үрнәк журналларда басыла башлады. Хәзер менә бөтенесен бергә җыю эше башланды. Ул бүген-иртәгә генә бетәр дип әйтеп булмый. Андагы традицион мәдәниятне тулы итеп күз алдына китерү мөмкинлеге барлыкка килде.

– Андагы яшь буын, урта буын бу йолаларны, гадәтләрне үзенә сеңдереп алып китәме?

– Туй йоласына килгәндә, без өлкән буыннан аларның бала вакытта аның ничек булганын сорадык. Шулай ук әле генә туй үткәргәннәрдән дә сораштык. Әлбәттә, үзгәрешләр шактый зур. Кияүләп – егет бер ел кыз йортында торып, аннан соң гына килен булып кайнана-кайната йортына килүләр хәзер юк. Шулай да кызык кына традицияләр бар һәм алар уртак татар нигезле.

Җырларга килсәк, авылдагы татарлар да безнең белән булган очрашуларга килде, шунда 20-21 яшьлек кызлар шундый матур итеп, шунда яшәүче татарларга хас үзенчәлекләр белән "Акъяр" кебек, безнең борынгы халык җырларыбызны рәхәтләнеп җырлады. Безнең Казанда, авылда яшәүче татарлар ул җырларны җырларга гына түгел, ә тыңларга да атлыгып тормый. Кытай татарлары өчен әти-әнинең мирасы, аларның җырлары кадерле.

Урта буын дигәннән, 36-39 яшьлекләр рәхәтләнеп бу җырларны җырлыйлар. Аларда аккордеон бик популяр. Бездә хәзер халык гармунчылары инде юк дип әйтерлек. Ә анда яшьләр, алар музыка мәктәбе бетермәгән, ә ата-бабадан калганча уйныйлар. Чөнки туйлар үткәргәндә музыкант кирәк, ә читтән чакырып булмый, уйгыр синең көеңне белми. Бүген аларның 22, 28, 30 яшьлек менә дигән аккордеончылары бар. Аларда сакланган "Каз канаты", "Сагыну", Озату", "Күзләрем", "Былбылым" кебек җырларны рәхәтләнеп уйныйлар һәм татарлар аларга кушылып җырлыйлар.

Безнең Татарстан җирендә яшәүче татарлардан аермалы буларак, аларда бөтен нәсел, туган-тумача, дуслар белән җыелышып, чәй табыны артында җырлап утыру гадәте нык популяр. Без бераз оялып та кайттык. Безнең күңелебездә җырлар күп, әмма без беренче куплетын беләбез, ә икенчесендә инде аксый башлыйбыз. Бу мәҗлесләр аракысыз үтә. Элек аларда да аракылы мәҗлесләр булган. Без берничә шундый мәҗлестә булдык, алар аракыны күптән ташладык дип әйтә. Рәхәтләнеп җырлашып утыралар. Синҗанда татар гына түгел, ә уйгыр да шулай, җырлашып утыра икән. Анда табигый тавышлы искиткеч матур итеп җырлаучы милләттәшләребез бар. Алар күзләренә яшьләр тулып җырлашып утыра. Аларга ул тансык кына түгел, күңел юанычы да, рухи азык та, бер төрле яшәү дәрте дә.

XX гасыр башларында популярлашып киткән "Аннушка" дигән урыс көенә алар матур итеп татарча бииләр. Алар аны үзләренең биюләре дип исәпли. Колҗа шәһәрендә 10 яшьлек кызлар чыгып "Ай былбылым", йә булмаса башка җырларны җырлый. Алар шул җырны җырлый алуларына шулкадәр сөенәләр. Безне Кытайның фольклор фестиваленә барып беренче, икенче урыннарны алып кайткан яшьләре белән дә таныштырдылар. Мәктәпләрдә дә шундый бәйгеләр булган вакытта татарлар үз мираслары белән катнаша икән. Безгә, шәһәрара бәйгедә татар кызы бүләкләнде дип горурланып та сөйләделәр. Алар исәпләрен киметмичә, без - татар бит дип яшәргә тырыша.

Безгә татарлар белән булган кызыклы хәлләрне дә сөйләделәр. Бер төркмән килгән булган, ул үзенә тылмач итеп егетне чакырткан. Ул егет килеп, үзенең татар булуын әйткән. Теге төркмән үзенә татар түгел, ә уйгыр кирәк булуын әйткән. "Биш яһүдне, биш әрмәнне кушсаң - бер татар була. Татар хәйләкәр дә, акыллы да, ул үзенә кирәген барыбер эшләячәк, ә миңа үземә кирәкне генә эшләүче кирәк", дип әйткән. Алар: "Без акыллы, без мәгърифәтле", дип горурланып сөйли. Ул гына да түгел, андагы уйгыр халкы татарның мәгърифәтле булуына сокланып яши.

– Никахларга килгәндә, татар татар белән кушыламы?

– Татар татар белән кушыла дигән җөмләне кистереп әйтү бик авыр. Дүрт мең татар дип әйтәбез икән, аның эчендә катнаш никахлар бик күп. Егетнең татар кызына өйләнәсе килә, әмма татар кызлары бик санлы. Кызларның да татар егетенә кияүгә чыгасы килә, алар да күп түгел. Менә хәзер беркадәр Казан белән аралашулар башлангач, өлкән буын безгә татар кызлары кайтыр, кызыбызны Казаннан килгән бер татар егетенә кияүгә биреп булмасмы дип бик өметләнә. Уйгырлашып баралар дип әйтеп бетереп тә булмый, әмма инде телләрендә уйгыр теленнән кергән алынмалар бик күп. Мәктәпләр, балалар бакчасы ханчуча (Көнчыгыш Төркестан татарлары "кытай" дип әйтергә яратмый, алар "ханчу" ди) булу сәбәпле, күп кенә уйгыр мәктәпләре ханчу мәктәпләренә әйләнү сәбәпле, 7-8 яшьлек балалар үзара ханчу телендә генә сөйләшә. Ә өлкән буын моның өчен бик борчыла.

Менә без 10 яшьлек кызлар белән сөйләштек. Алардан татар биюен кайдан өйрәнгәннәрен сорадык. Кайсы "Яңа гасырдан", кайберләре YouTubeтан видеоларны карыйбыз, ди. Телне аңлагач, бүгенге интернет челтәре ниндидер мөмкинлекләр дә ача. Алар "ТНВ-Планета" үзләренә дә килмәс микән дип өметләнә. Иркенләп карар идек, дип әйтәләр. "Яңа гасыр"ны алар интернет аша гына карый, татарча тапшыруларны телевизордан да күрәсе килә.

– Алар бүген Көнчыгыш Төркестанны үзләренең ватаннары дип исәплиме, әллә төп ватаннары әле дә еракта - Татарстандамы?

– Татарстан - алар өчен ата-баба җире. Аларның бөтенесе дә нәселләрен табып, шул яклардан туфрак алып шуны ата-баба каберенә сибү өмете белән яши. Алар өчен әле дә Татарстан төп нигез булып тора. Казанга барып кайтканнарны тыңлыйсың, алар: "Казанда безнең әбиләр сөйләгәнчә, урманнар шулкадәр күп икән, ул якның һавалары шулкадәр саф икән, анда сулар шулкадәр күп икән, анда су шундый чиста икән", дип сөйли. Алар ниндидер әкияти дөньяны сөйләгән кебек тасвирлый. Ләкин шул ук вакытта: "Казанда татарча бик юк икән, Казанда аралашырга читен икән", дип борчылып та куялар. Ләкин алар өчен Казан - мәккә. Аларның күбесе интернет аша үзләренең ата-бабалары яшәгән авыллардагы кешеләрне тапкан. Скайп аркылы сөйләшеп утыралар. "Безнең туганнарыбыз бит алар", диләр. Алтынчы буын туганнар менә шулай итеп үзара аралаша. Аларның бер-берсеннән бүләк алышып яшәп ятулары да бик сөенечле.

Урта буын Татарстан белән элемтәләрнең ныгуын бик тели. Өремчедә без аякларында нык басып торган татар эшмәкәрләре белән очраштык. Анда дүрт татар егете җыелышып бер ширкәт төзегән. Алар үзләренең Татарстан белән генә эшләүләрен әйтә.

– Көнчыгыш Төркестанда җыеп кайткан мәгълүматны, булган хәтлесен дип әйтәм, чыгарырга җыенмыйсызмы?

– Без хәзер үзебезнең "Түгәрәк уен" журналына материаллар әзерлибез. Бер өлеше анда басылачак. Алар алга таба бер зур китап чыгарыр дип өметләнәбез. Ул Кытайда яшәүче татарлар фольклорына багышланачак. Әле безнең алга таба җыясы әкиятләребез бар. Без аларны башладык кына. Без бу юлы берничә генә әкият язып ала алдык. Аларны барлау кирәк. Без җыя торган Көнчыгыш Төркестан татарлары фольклоры ул Уйгыр-Синҗан татарлары өчен генә түгел, ул гомум татарның зур бер мирасы. Без анда яшәүче татарлар этнографиясенә, фольклорына багышланган төсле рәсемнәр белән бер китап барлыкка килер дип өметләнәбез. Аның өчен ким дигәндә ике-өч экспедиция кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG