Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37
Идел-Урал урынына Татар-башкорт Совет җөмһүрияте (I)

Милләтләр комиссариаты каршындагы Мөселман комиссарлыгы (соңга таба ул Татар-башкорт комиссарлыгы дип үзгәртелә) төзелгәннән соң бу оешма милләтчеләр һәм демократлар барлыкка китергән "Идел-Урал" проектына хуҗа булырга тырыша. Хәер, илдә хакимият болай да әкренләп большевиклар кулына күчә, шартлар үзгәрә барган. 1918 елның 9 (22) мартында Мөселман комиссарлыгы әйдәләве белән Татар-башкорт Совет җөмһүрияте төзү турында карар чыга һәм шулай итеп Милләт Мәҗлесенә көчле рухи һөҗүм ясала.

Документта түбәндәге матдәләр була:
  1. Көньяк Урал һәм Урта Идел арасындагы җирләр Русия Совет Федерациясенең Татар-башкорт Совет җөмһүрияте буларак игълан ителә.
  2. Бу җөмһүриятнең чикләрен билгеләгәндә революция тарафдары булган татар-башкорт оешмалары әзерләгән өлге нигез итеп алына. Җөмһүрияткә бөтен Уфа губернасы, Оренбур губернасының башкортлар яшәгән өлеше, Казан губернасының чуаш, чирмеш (мари) халыклары яшәмәгән өлеше һәм Пермь, Вятка, Сембер һәм Самара губерналарының боларга күрше булган мөселман төбәкләре керә. Чикләрен анык һәм катгый рәвештә билгеләү эше исеме телгә алынган җөмһүрият советларының оештыру мәҗлесенә тапшырыла.
  3. Җөмһүриятнең көнбатыш өлеше белән Башкортстан арасындагы сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләрне билгеләү җөмһүриятнең оештыру мәҗлесенә тапшырыла.
  4. Җөмһүриятнең совет оештыру органын төзү өчен комиссия төзү эше Үзәк Русия мөселман эшләре комиссариатына тапшырыла.
Милләтләр эшләре Джугашвили-Сталин
халык комиссары

Үзәк Русия мөселман Мулланур Вахитов
эшләре комиссары

Комиссариат әгъзалары Шәриф Манатов
Галимҗан Ибраһимов

Милләтләр эшләре Диманштейн

халык комиссары секретаре


Карарнамәнең эчтәлеге ашыгыч төзелгән булса кирәк, чөнки анда берничә фактик хата бар. Иң башта күзгә чалынганы шул: документта сүз Татар-башкорт җөмһүрияте турында бара, ләкин Башкортстан да (3нче матдә) телгә алына, ягъни ике аерым җөмһүрият күздә тотыла. Биредә башкортларга ташлама ясалганы йә булмаса большевиклар үзләренең ниятләренә каршы килергә мәҗбүр булганнары турында фикер йөртергә мөмкин.

Икенче зур хата – Эчке Русия вә Себер мөселманнары эшләре буенча үзәк комиссариатның Үзәк Русия комиссариаты дип аталуы.

Карар татар газеталарында басыла, аны төрлечә юрап карыйлар. Мәскәүдә Гаяз Исхакый чыгарган "Ил" газеты бу вакыйганы большевикларның төрк-татар милли хөрриятенә, дәүләт төзү омтылышларына каршылык күрсәтү сәясәтен үзгәртү билгесе итеп бәяли һәм болай яза: "Тик игълан итү белән гамәлгә ашыру һәм большевикларның вәгъдәләре белән аларны үтәүләре арасында җир белән күк арасындагы кебек аерма булуын белүебез белән бергә бу сәяси үзгәреш игътибарны җәлеп итә... Милләт Мәҗлесе кабул иткән карарны большевикларның да хаклы дип табулары, бу юлны яклаулары уңай күренеш. Бу беренче адым дөрес ясалып араларындагы социализм тарафдарлары сүзләрен үткәрә алсалар, большевиклар икенче һәм өченче адымны да ясарга мәҗбүр булачак."

Казандагы "Корылтай" газеты исә карарнамәгә шөбһә белән карый:

"...Башта шуны әйтүебез кирәк: Халык Комиссарлары Советының Татар-башкорт дәүләтенә карашы Сөембикә манарасын Мулланур Вахитовка, кәрвансарайны Башкорт Шурасына бирелгәндәге кебек ачык күренә. Кәрвансарай белән Сөембикә манарасын бүләк иткәндә дә (документка) Джугашвилидән башка халык комиссарлары кул куймаган иде. Бу телеграммада да шулай ук. Әгәр безнең дәүләт мөһим һәм җитди эш буларак бәяләнсә, анда Джугашвили имзасыннан тыш башка халык комиссарларының култамгасы да булыр иде. Тик шулай да бу телеграмма мондагы советларның Идел-Урал идеясе белән көрәшен туктатса бик яхшы булыр иде. Ләкин бу шикле, чөнки хәзерге вакытта безнең Казан Советы комиссарлык төзеп аерым Казан җөмһүриятен игълан итте".

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG