Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда ялгыз пикетны Әмирхан Евграфов дәвам итте


Әмирхан Евграфов
Әмирхан Евграфов

28 августта Чаллы “Азатлык” яшьләр берлеге активисты Әмирхан Евграфов балалар бакчаларындагы татар төркемнәрендә татар теленә күбрәк игътибар бирелсен дигән таләп белән хакимият бинасына каршына ялгыз пикетка чыкты.

Кулына шигар тоткан Әмирхан Евграфов иртәнге сәгать җидегә Чаллы шәһәр хакимияте бинасы янына килеп баса. Хакимият бинасына эшкә килүчеләр Әмирханның үзен, кулындагы шигарен беркадәр кызыксыну белән күзәтеп китәләр. Ләкин сүз кушып фикер алышырга теләүчеләр, хуплау яки дәгъва белдерүчеләр күренми.

“Ике балам да бакчага йөри. Анда татарча сөйләшү бар үзе, ләкин милли тәрбия бирү дигән нәрсә юк. Тәрбиячеләрнең дә сөйләшүләре урысча-татарчалы. Безнең таләп – балалар бакчаларында сөйләшү генә түгел, һәртөрле чара татар телендә узсын. Бала биредә биш яшькә кадәр ана телендә тәрбияләнергә тиеш, аннан шул нигездә башка телләрне өйрәнә ала.

Пикет азагында ОМОНчылар да күренде
Пикет азагында ОМОНчылар да күренде
Заманында мин бакчага ярты ел урыс төркеменә йөрдем. Аннан татар төркемнәре ачылгач, әти-әни шунда күчерде. Тәрбиячеләребез шул заманга күрә матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтте. Аларны гел искә алам, рәхмәт аларга. Хәзер дә олы яшьтәге хезмәткәрләр тәрбияне татарча бирә. Ә яңа гына уку йортларын тәмамлаган кызларның теле катнаш һәм татарча сыек сөйләшәләр. Бу кызларның бакчага эшкә килүләре ипотека, фатир алу алу белән генә бәйледер. Максатлары – аз гына эшләп, бакчадан качудыр”, диде безгә Евграфов.

27 август иртәсендә “Азатлык” берлегенең идарә әгъзасы Дамир Шәйхетдин дә фикердәше Әмирханның иминлеген күзәтеп тору максатыннан пикет урынында була. Соңгы вакытларда ялгыз пикетлар белән мәшгуль булу аңа кайбер кыенлыклар да китерә башлаган. Шушы көннең иртәсенә аның өй янында калдырылган машинасының дүрт көпчәгендә дә һава булмый. Ул бу күренешне үзенең сәяси эшчәнлеге белән бәйли.

Дамир Шәйхетдин зыян күргән машинасы янында
Дамир Шәйхетдин зыян күргән машинасы янында
“Монда бернинди яңалык юк, бу – провокацияләрнең дәвамы. Кемнәр тарафыннан башкарылганын аңлыйбыз. “Азатлык” берлегенең элекке рәисе Тәлгат Әхмәдишинның да машинасының бензин савытына билгесез матдә салганнар иде. Менә минем машинаның да иртәнгә дүрт тәгәрмәчендә дә һава юк. Тынын чыгарганнармы, тишкәннәрме, анысын полиция әйтер. Бу эшне полициядән куркып торучылар башкармаган. Мин әлеге гамәлне безнең сәяси активлык белән бәйләп карыйм. Кичә кич телефон аша пикет турында сөйләшкән идек. Телефоннарыбыз тыңлануына да шигем юк һәм менә иртәнгә машинам тәгәрмәчләре тишек. Моңа карап без туктап калырга, малга ябышып ятарга тиеш түгел. Эшне дәвам итәрбез, пикетларны уздырырбыз”, дип ышанып кала Дамир Шәйхетдин.

28 август иртәсендә дә “Азатлык” берлеге Чаллыда пикет уздырырга фаразлаган булган. Ләкин әлеге чара булмый калды һәм аның сәбәпләре безгә билгесез.
XS
SM
MD
LG