Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активистлары федерализм өчен көрәшә


Башкорт активистлары үткәргән протест чараларының берсе (архив фотосы)
Башкорт активистлары үткәргән протест чараларының берсе (архив фотосы)

Башкорт аксакаллары шурасы август аен федерализм өчен көрәш ае дип игълан иткән иде. Айга кайбер нәтиҗәләр ясалды. Федерализм өчен көрәш алдагы айларда да дәвам итәчәк.


“Ак тамыр” исемле башкорт мәгарифен үстерүгә булышлык итү оешмасы рәисе Ирек Агишев сүзләренә караганда, әлеге чаралар кысасында интернет сәхифәләрдә “Үзәк белән өченче килешү” исемле мәкалә чыккан. Әлеге язма уңаеннан бик күп фикерләр әйтелгән.

Ирек Агишев
Ирек Агишев
“Шулай ук аксакаллар шурасының берничә утырышы узды. Анда федераль килешү кирәклеген таләп итеп мөрәҗәгать кабул иттек. Ул Русия президенты Владимир Путинга, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка һәм Башкортстанның дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачевка җибәреләчәк. Без алдагы айда да эшчәнлекне дәвам итәргә булдык. Сентябрь урталарында барлык башкорт җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләрен җыеп җыен уздырырга уйлыйбыз. Шулай ук күрше республикалар: Татарстан, Чуашстан һәм тагы кайбер төбәктәге җәмәгатьчелекне чакырып фәнни-гамәли конференция уздырачакбыз. Андагы төп тема – федерализм мәсьәләсе булачак. Федерализм безнең өчен бик көнүзәк мәсьәлә, хәтта әйтер идем, ул безнең киләчәгебез, милләт буларак сакланып калу-калмау, милли республикалар язмышы дигән сүз”, дип сөйләде Азатлыкка Ирек Агишев.
XS
SM
MD
LG