Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан төрмәсендә 18 түгел, ә 30лап тоткын кыйналган


Казандагы икенче санлы төрмә (ИК-2)
Казандагы икенче санлы төрмә (ИК-2)

Төрмәләрдә кеше хокукларын күзәтүче Владимир Рубашный кыйналган тоткыннар туганнарының эшне ахырына җиткерергә - төрмә хезмәткәрләрен җавапка тарттырырга җыенуларын әйтә. Төрмәләрдәге көч куллануларны ача башлагач, хокук яклаучыларның үзләренә дә басым арткан.

Рубашный Казанда икенче санлы төрмәдә кыйналучы тоткыннарның 18 генә түгел, ә 30лап булуын әйтә. Алар бу хәл турында ишетеп әлеге колониягә баргач кыйналганнарның 18е белән генә очраша алган.

Калган тоткыннар төрмә җитәкчелеге тарафыннан басым булганга, үзләренә карата көч куллану турында белдерергә теләмәгән. Гомумән, Рубашный сүзләренчә, Татарстандагы төрмәләр идарәсе дә, төрмәләрдә канун саклануны күзәтүче прокуратура да башта бу вәхшилекне йомып калырга теләгән. Кыйналганның икенче көнендә үк прокуратура үз сәхифәсендә әлеге хәлгә мөнәсәбәттә тикшерү үткәрелүе турында хәбәр бастырырга өлгергән инде. Алар анда төрмә хезмәткәрләре канун нигезендә эш иткән дип белдергән.

Владимир Рубашный
Владимир Рубашный
15 август көнне булган хәлне ишетеп, әлеге төрмәгә барган хокук яклаучыларны беренче көнне, 16 августта, анда кертмәгәннәр. Бары тик икенче көнне генә, прокуратура вәкиле белән баргач кына, алар анда үтә алган. Кыйналганнарның күпчелеге иртәнге алтыда китерелә торган ризык булмаганга ризасызлык белдереп, ишекләрне дөбердәтә һәм аннан соң каты итеп кычкыра башлаулары турында сөйләгән. Протест белдереп күбесе кулларындагы кан тамырларын да кисәргә өлгергән.

"Аларның бу ризасызлыгына төрмә хакимияте көч кулланып җавап биргән. Андагы бүлмәләрдә ике-өч, кайберләрендә дүртәр кеше утыра. Тоткыннар әйтүенчә, башта ут сүнгән, аннары калканнар, күсәкләр белән коралланган берьюлы 70ләп кеше алар янына бәреп кергән. Алар һәр камерага килеп кереп тоткыннарны кыйный башлаган. Башларына, бөер һәм йөрәк булган урыннарына күсәкләр белән сукканнар ", ди Рубашный.

Бу көч куллануны очрашуга килгәннәр дә күргән

Хокук яклаучылар, прокуратура вәкиле әлеге 18 тоткын белән очрашып аларның яраларын теркәп кайткан. Тоткыннарның күбесе кыйнаганда аңнарын югалтуларын сөйләгән. Кыйнаудан соң да, хәлләре авыр булуга карамастан, тиешенчә медицина ярдәме күрсәтелмәүгә зарланган.

Бу көч куллануны төрмәдә утыручыларның озак вакытка очрашуга килгән туганнары да күргән. Алар да бу хәлләргә исләре китеп: "Кыйнаудан туктагыз, әгәр туктамасагыз, прокурорга шикаять итәбез", дип кычкыра башлаган.

Бу хәлләрдән соң 13 көн үткәч кенә, 28 августта, Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе әлеге төрмәдә тикшерү үткәрү карары чыгарды. Бу эшне идарәнең Вахитов районы бүлегенә тапшырды. Рубашный әлеге тикшерүнең гадел булачагына шик белдерә, чөнки төрмә җитәкчелеге дә үз ягыннан зыян күргәннәргә басымын көчәйткән. Рубашный сүзләренчә, кыйналганнар куркытылган һәм дөресен сөйләп бирүләренә шик тә бар.

Әмма кыйналганнарның туганнары эшне ахырына җиткерәчәкләрен белдерә. Рубашный әйтүенчә, әгәр бу хәл Казанда йомылып калса, көч кулланучылар акланса, алар Мәскәүгә язарга җыена.

“Дальний”га охшаш икенче вакыйга беркемгә дә кирәкми"

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов Казанның икенче санлы төрмәсендә булган бу хәлне Чиләбе өлкәсенең Копейски шәһәрендәге колониядәге көч куллану белән чагыштырды.

Игорь Шолохов
Игорь Шолохов
Ул вакытта Копейски төрмәсендә куркыту өчен 12 кеше каты кыйналган иде. Алар арасыннан дүрт кеше һәлак булды.

"Ул вакытта Копейски төрмәсе җитәкчелеге фетнә бастырылды дип белдерде, хәтта төрмә хезмәткәрләрен бүләкләргә дә җыендылар, әмма хакыйкать ачылды. Без тикшерү комитеты Казанның икенче төрмәсендә булган хәлләрне җентекләп тикшерер, Копейски фаҗигасенә һәм Татарстанда "Дальный"га охшаш икенче вакыйга булу беркемгә кирәк түгел", ди Шолохов.

Икенче санлы төрмәдә ризасызлык даими булып тора

Рубашный Казандагы икенче санлы төрмәдә ризасызлык чараларының әледән-әле булып торуын әйтә. 2011 елны каршы алган Яңа ел төнендә, яшәү кулайлыклары булмаган башка бүлмәгә күчерергә теләгәч, уннан артык кеше кан тамырларын кискән булган. Ризасызлык күрсәткән тоткыннар ул вакытта бу хәлне видеога төшереп ММС аша интернетка да куйган иде, ди Рубашный.

Бу икенче колониядә ВИЧлы һәм туберкулез белән авырганнар да утыра. Алар яшәгән бүлмәдә җил уйнап торуга карамастан, быел яз көне аларның икенче кат одеалларын алырга теләгәннәр. Моңа ризасызлык белдереп тоткыннар видео күзәтү җайланмаларын, төрмәдәге җиһазларны җимергән. Бу хәлләрдән соң гына төрмә хакимияте тоткыннарның икенче кат одеалларын алу карарыннан кире кайткан. "Берәмтекләп кыйнаулар даими булып тора. Аларның күбесе ачылмый да кала", ди Рубашный.

Хокук яклаучылар басым артуын белдерә

Түбән Камадагы төрмәдә күсәк табылу да көч куллануга дәлил булып тора. Соңгы вакытта Татарстан төрмәләрендәге тоткыннарга карата канун бозып көч кулланулар турында хокук яклаучылар ачыграк итеп сөйли башлагач, үзләренә карата басым арта төшкәнлеген әйтә.

Чәршәмбегә каршы төндә Рубашныйның инде сатылган машинасының тәрәзләрен ватып, ишекләренә сызып киткәннәр. "Миңа дошман булырдай матди зыян салам дигән кешеләр юк", ди Рубашный. Бу хәлне тикшерергә килгән полиция хезмәткәре машинаны күрүгә үк: "Бу тиккә генә эшләнмәгән, бу "заказ", дип әйткән. Машина эчендәге бүтән бер әйбергә дә тимәүләренең моңа тагын бер дәлил булып торуын белдергән. Рубашный машинага зыянны төрмәдә эшләүчеләрнең берсе, йә булмаса алар белән бәйләнештәгеләр ясарга мөмкин дип шикләнә.

Соңгы өч атна эчендә Рубашный үзләренә карата дөреслеккә туры килмәгән протоколлар тутырылуын, төрмәләрдәгеләрнең хокукларын тикшерүче буларак, канун белән рөхсәт ителсә дә, видеога һәм фотога төшерә торган җиһазлар алып керергә ярамый дип белдереп торуларын, төрмәләргә кергәндә 5-6 сәгать дәвамында аларны тикшереп тентүләрен әйтә. Боларның барсының да бер чылбырга барып тоташкан булуын да белдерә ул.

"Кануннар нигезендә безнең иҗтимагый эшчәнлегебезне туктатуга ирешә алмаганга күрә, аларга безнең милегебезне җимерү һәм шулай ук безгә карата физик көч куллану юллары гына кала", ди Рубашный. Күсәк табылып, төрмәләр идарәсе белән аралар кискенләшкәч, Рубашный нидер булачак дип уйланып йөргән булган.
XS
SM
MD
LG