Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:22

"Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды"


Бөтентатар иҗтимагый үзәге Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы декларациянең 22 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгать кабул итте.

ТИҮ вәкилләре Фәрит Зәкиев, Рәүф Ибраһимов һәм Рәфис Кашапов әлеге мөрәҗәгатькә карата Азатлык радиосына үз фикерләрен җиткерде.

Рәүф Ибраһимов сүзләренчә, электән килгән актуаль мәсьәләләрнең чишелмәве аларны татар халкына мөрәҗәгать итүгә этәргән.

ТИҮ активистлары бу мөрәҗәгатьтә 1990 ел декларациясендә игълан ителгән һәм 22 ел үткәннән соң да тормышка ашмаган мәсьәләләрне барлый. Аерым алганда, анда мондый юллар бар:

“2012 елның 30 августында татар халкы тарихында,Татарстан тарихында бөек вакыйганы бәйрәм итәбез. 22 ел элек, Татарстан Югары Шурасы дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте, Татарстан дәүләтчелеген торгызу юлында беренче адым ясалды.

Декларациягә таянып 1992 елда Татарстан статусы турында референдум үткәрелде, Татарстан Конституциясе, “Татарстан республикасы дәүләт телләре һәм башка телләр турында” Татарстан кануны кабул ителде. Һичшиксез, бу бөек тарихи документлар иде.

Нигә соң без, татарлар, 90-нчы елларда тарих биргән мөмкинлекләрдән файдаланмадык, дәүләтчелекне ныгыта алмадык, татар телен дәүләт теле итә алмадык?

Мөрәҗәгатьнең татар теленә кагылышлы өлешендә болай диелә:

Декларациянең 3-нче маддәсендә: "Татарстанда татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы куллануы... гарантияләнә" диелгән.

Нигә соң татар милләтенең язмышын хәл итә торган канун гамәлгә ашырылмады?

90-нчы еллар башында Татар Милли Университеты турында бик күп шауладык, шул шаулаудан эшкә күчмәдек. Милли Университет - милләтне, телне саклап калуның иң әһәмиятле шарты. Шушы хакыйкатьне аңламаган кешеләр хәзер дә хакимияттә. Кызганыч, халыкның укымышлы, яңача уйлый торган кешеләрне хакимияткә сайларга мөмкинлеге юк.

ТИҮ мөрәҗәгатендә шулай ук Татарстан халкының үз милкенә ия булмавы әйтелә:

Декларациянең 2-нче маддәсендә: "Татарстан территориясендәге җир һәм аның байлыклары... бары тик аның халкының милке булып тора", дип әйтелгән.

Нигә соң без бу канунны гамәлгә ашыра алмадык? Әйтик, 2011 елны Мәскәү Татарстанның 400 миллиард сум салымын һәм Татарстан җирендә табылган нефтьне тулысынча юлбасарлар сыйфатында талап алды! Дөньяда бу дәрәҗәдә таланган бер генә колония дә юк!

Татарcтан халкы Конституциядәге үзгәрешләр аркасында җирсез, милексез калды. 2002 елда “яңа редакция" дигән булып икенче Конституция кабул иттеләр. Анда “суверен дәүләт - халыкара хокук субъекты” юк, "җир һәм аның байлыклары - бөтен халык милке” дигән маддә юкка чыгарылды, “Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия” дигән маддә юк һәм башкалар, һәм башкалар... Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды".

Алай да, ТИҮ мөрәҗәгате өметле сүзләр белән тәмамлана:

Татарлар бөек тарихлы, бөек мәдәниятле, әдәбиятле, бай һәм матур телле, тулы хокукка лаек дөнья милләте. Татарларның күпчелеге бу хакыйкатьне аңласа, татарлар горурланып: ”Мин - татар!” дип әйтсәләр, халык ихтыяҗлары өчен көрәшүче җитәкчеләр сайласалар дәүләт суверенитеты турында декларация гамәлгә ашырылыр, дәүләтебезнене торгызырбыз, туган телебез дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелер, Милли Университет, мәктәпләр, милли кино, радио һәм телевидение булдырырбыз.

Халкыбызның суверенитетка, бәйсезлеккә тулы хокукы торгызылыр, без бетүгә тугел, ә яшәргә диеп, көрәшергә тиешбез. Татар халкы финнардан, католон, латышлардан ким түгел, безнең дә заманача Европа дәүләте төзерлек көчебез бар.

Фотогалерея: Өмет тулы еллар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG