Accessibility links

Төркия Сүрия качаклары артканга ярдәм сорый


Сүрия качаклары Төркия чигендә
Сүрия качаклары Төркия чигендә
Төркия җитәкчелеге илдә Сүрия качаклары арта барганга халыкара җәмәгатьчелектән ярдәм сорый. Бу хакта радиобыз корреспонденты Елена Солнцева хәбәр итте.

“Төркиядә 80 меңнән артык Сүрия качагы бар, һәм алар арта бара. Көн саен меңгә якын кеше чик аша Төркиягә килә. Аның өчтән бере Сүрия качаклары. Хәзер Төркия ярдәм сорап БМО Иминлек шурасына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр”, дип белдергән Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы.

Давытоглы сүзләренчә, АКШ һәм Европадагы беркадәр ил финанс ярдәме күрсәткән инде, әмма ул җитенкерәми. Элегрәк Әнкара Сүриядә кешеләр көч кулланудан котыла алсын өчен “имин өлешләр” булдырырга тәкъдим иткән иде. Әмма Димәшк тормышка ашырып булмастай эш дип моннан баш тартты.
XS
SM
MD
LG