Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова белән Кашапов акчалата җәзага хөкем ителде


Склдан уңга: Фәүзия Бәйрәмова, Тәүфикъ Василов, Рафис Кашапов
Склдан уңга: Фәүзия Бәйрәмова, Тәүфикъ Василов, Рафис Кашапов

29 августта Фәүзия Бәйрәмова белән Рафис Кашаповка хөкем чыгарылды. Матбугат конференциясен урам җыенына әйләндерүдә гаепләнеп алар 20 мең штрафка тартылды.

17 августта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә рөхсәтсез урам җыеннары уздыруда гаепләнгән Рөстәм Сафин белән Наил Нәбиуллинга 20 мең сум штраф салынган иде. Рафис Кашапов белән Фәүзия Бәйрәмова хәкимгә ышанмаганын, татарча сөйләргә теләвен белдерүе һәм ул вакытта тәрҗемәче табылмавы аркасында мәхкәмә бу эшләрне карауны 29 августка күчергән иде. Мәхкәмә тәрҗемәчене тапкан. Гаепләнүчеләрнең эше сәгать бердә башланып, кичке җидегә кадәр дәвам итте.

Фәүзия Бәйрәмова белән Рафис Кашапов 2 августта уздырылырга тиешле матбугат конференциясенә чакырулы булсалар да, алар оештыручылар буларак хөкем ителде.

“Без моны урам җыены түгел, ә матбугат конференциясе икәнен исбатларга тырыштык, ләкин прокурорның да, хәкимнең дә өстән кушылган сәяси “заказ” үтәгәне күренеп тора. Конвейер рәвешендә барысына да зур штрафлар салдылар.

Рафис белән мине оештыручылар дип гаепләделәр. Прокурор шуңа да басым ясады. Гәрчә без конференциягә чакырылып, анда чыгыш ясаучылар гына идек. Без аны исбатладык. Яклаучыбыз Тәүфикъ Василов барысын да аңлатып исбатлап сөйләде, ләкин тыңлап та тормадылар. Ул матбугат конференциясенә кем генә килмәде бит, алайга китсә, барысын да хөкем итәргә кирәк!

Мәхкәмә ахырында прокурор Сәләхетдинов үзен шул кадәр ямьсез тотты, дәлилләре булмагач, минем шәхес сыйфатларыма бәйләнә башлады. Без Бәйрәмова кем икәнен яхшы беләбез, ул боларны яман ният белән эшләгән, халыкны күтәрергә астыртын нияте булган дип сөйли башлады. Дәлилләгез ниятемне дип әйттем. Мин нинди ният белән килгәнемне бер Аллаһ кына белә. Прокурор безгә хөкем чыгарачагына шиге юк иде, ул хәтта хөкем карарын чыгарганын көтеп тә тормады, тыңламады.

Бу хөкем карары кешеләр урамга чыкмасын, митингларда катнашмасын дип куркыту ниятеннән эшләнде. Мин аена 8 мең пенсия ала торган пенсионер, моны алар бик яхшы белә. Алар җиңелрәк җәза бирә алырлар иде, ләкин мин мескенләнеп сорамадым, мин гаепсез дидем.

Рафис та, мин дә татарча сөйләдем. Тәрҗемәче итеп Айдар Әлимҗанов исемле кеше чакырылган иде. Мәхкәмәнең татар телендә баруы безнең таләп булды, татар теленә, Татарстан кануннарына хөрмәт йөзеннән шулай эшләдем. 30 август – Суверенитет көнендә, бәйрәмнең түрендә утыру урынына хөкем алдында басып тордым. Бары тик бер нәрсәгә генә куанып утырдым, безне татарча хөкем иттеләр", дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG