Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ике хатын-кыз үтерелгән фатирда "Free Pussy Riot" язуы табылган


Казанның Фучик урамындагы бер фатирда пычак кадап үтерелгән ике хатын-кыз табылды. 78 яшьлек әнисе һәм 38 яшьлек кызының мәетләре инде берничә көн яткан булган. Аларга һөҗүм 24-26 август көннәрендә ясалган, дип фаразлана.

Тикшерүчеләр фатир диварында инлизчә "Free Pussy Riot" язуын тапкан. Төркемнең адвокатлары бу язуны провокация дип атады һәм хатын-кызларны үтерүченең табылачагына өмет белдерде.

Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерү башлады.
XS
SM
MD
LG