Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски төбәгенең Криводаново авылына таркалу яный


Криводаново авылы 240 еллыгын билгеләү тантанасы
Криводаново авылы 240 еллыгын билгеләү тантанасы

Быел август аенда Омски төбәгенең рус һәм татар халкы аралашып яшәгән Криводаново авылы 240 еллыгын билгеләде. Әмма шактый тарихы булган бу авылга таркалу яный.


“Бик яратам сине, туган авылым
Еллар фасылына карамый,
Туган көнен авылым бәйрәм итә,
Катнашмыйча калу ярамый..."


Татарчага әйләндергәндә, шундыйрак шигьри юллар белән башланып китте Криводановода авылның 240 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы. Авылда татар һәм рус халыклары яшәү сәбәпле, тантана рус телендә алып барылды. Чыгыш ясаучы рәсмиләрнең дә, кунакларның да чыгышлары, асылда, рус телендә барды. Шулай да, бәйрәмгә татар рухы кертелгән иде: тантана барган мәйданда татар утары ясап куелган, татар ризыклары һәм йорт кирәк-яраклары күргәзмәсе оештырырылган иде. Аннан тыш, район үзәгеннән килгән элекке “Болгар” ансамбле сәнгатькәрләре татар җырлары башкарып, татар әби-бабайларының, гомумән, халыкның күңелен күрделәр.

Авыл тарихы

Җирле тарихчы Василий Аношин калдырган язмалар буенча Криводаново авылына нигез 1772 елны ирекле күчеп килүчеләр һәм сөргенгә җибәрелгәннәр тарафыннан салына. Йөз ел эчендә авылда яшәүчеләр саны 204кә, хуҗалык саны 54кә җитә. Аннан соң да, бигрәк тә советлар хакимлеге чорында үсеш күзәтелә. Авылда мәктәп, клуб, балалар бакчасы, кибет эшли, хәтта җил тегермәне дә була. Халык терлекчелек, иген игү белән шөгыльләнә.

Авылда башта руслар гына була. Әмма узган гасыр урталарында анда татарлар да күчеп килә башлый. Азатлык тыңлаучыларына хәбәр иткәнебезчә, Столыпин реформасы елларында төзелгән Казанавылда яшәүче татарлар 1952-53 елларда тулысынча Криводаново авылына күчеп киләләр.

Узган гасырның 70нче елларында Криводановода яшәүчеләр саны арта. “Бу, асылда, күрше-тирә авыллар таркалу һәм андагы гаиләләрнең күчеп килүләре нәтиҗәсендә булган. Ул елларда авылда 400дән артык кеше яшәгән”, ди китапханәче Гөлфирә Гыйззәтуллина.

1990 елларда Русиядә барган колхоз-совхозлар таркалу Криводановоны да читләтеп узмый. Авылда эш бетә. Күпләр, аеруча яшьләр, эш эзләп, Омскига һәм төньякка китә. Балалар бакчасы да, мәктәп тә, клуб та ябыла. Криводаново таркала башлый. Бүгенге көндә авылда 55 хуҗалык бар, яшәүчеләр саны 130. Аларның күпчелеге пенсионерлар. Дөрес, үз хуҗалыклары белән көн күрүче һәм авыл тормышын сайлаган гаиләләр дә бар.

Бәйрәмне оештыручылар

Авылның юбилеен үткәрү тәкъдиме белән составында Криводаново авылы булган Краснояр авыл хакимияте башлыгы Анна Бровкина чыккан. Ул җирле тарихчы Василий Аношин язмаларын аша Большеречье районында булган авылларның барлыкка килү тарихлары, яшәгән халкы һәм төрле истәлекле даталары турында белгән. Шул исәптән Криводаново авылына 240 ел булу турында да. Бу хакта ул Криводаново авылы активистларына әйткән һәм бәйрәм оештырырга тәкьдим ясаган.

Авыл халкының күпчелеге бу тәкъдимне хуп күргән, активистлар кул сызганып эшкә керешкән. “Әмма, бар да уңай гына бармады, оештыру эшләрендә күп кенә авырлыклар очрады”, ди оештыру эшләрен үз өстенә алган Фагыйлә Искәндәрова.

Бәйрәм үткәрү өчен акча табу да җиңел булмаган. Авыл хакимиятеннән һәм авылдан төрле шәһәрләргә күчеп киткән кешеләрдән ун мең ярым акча җыелган. Бу акча авыл кешеләренә бүләкләр алу өчен тотылган. “Бер генә кешене дә игътибарсыз калдырмаска тырыштык, кемне бүләк, кемне яхшы сүз белән искә алырга тырыштык”, ди Фагыйлә ханым.



Бәйрәм барышы

Авылда 130 гына кеше яшәсә дә, бәйрәм көнендә Криводановода 300дән артык кеше булгандыр. Кунаклар күрше-тирә авыллардан, район үзәгеннән, Омски, Тара һәм Төмән өлкәсенең кайбер шәһәрләреннән килгән иделәр. “Кунак килмәгән гаилә калмагандыр”, ди Фагыйлә Искәндәрова.

Бәйрәм тантанасы авыл клубы янындагы мәйданда барды. Клуб янында кечкенә генә сәхнә эшләнгән, тавыш көчәйткеч җайланмалар куелган иде. Мәйданның бер ягында татар утары, милли ризыклар һәм йорт кирәк-яраклары күргәзмәләре җәелгән, икенче якта учак ягылган. Анда эленгән зур казанда, тирә-якка тәмле ис таратып, пылау пешә иде.

Күргәзмәне 10 ел элек Үләнкүл авылыннан Криводановога килен булып төшкән Рита Искәндәрова әзерләнгән иде. “Күргәзмә әзерләгәндә булышучылар күп булды. Биредә халык бик әйбәт. Барлык эшне дә дуслар, туганнар бергәләп эшлиләр. Миңа да ярдәм итүчеләр күп булды. Йорт-кирәк яракларын авыл халкыннан җыйдык, үземнекеләр дә бар иде. Милли ризыклар пешерергә бертуган апам да булышты”, ди Рита.

Бәйрәмнең рәсми өлеше клуб янында сәхнәдә барды. Тәбрикләү сүзе белән Краснояр авыл хакимияте башлыгы Анна Бровкина чыкты. Аннары сүз Гөлфирә Гыйззәтуллинага бирелде. Ул халыкны кыскача гына авыл тарихы белән таныштырды.

Бәйрәм барышында авыл кешеләрен хөрмәтләү, бүләкләр тапшыру оештырылган иде. Тантананы алып баручы Диана һәм Фагилә Искәндәровалар авыл кешеләрен, җылы яки кызыклы сүз әйтеп, сәхнәгә чакырдылар, бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәмгә карата фикерләр

Үзләрен шулай хөрмәтләүне көтмәгән кешеләрнең күпчелегенең күзендә яшь бөртекләре ялтырады. Барысы да бәйрәмнән канәгать һәм оештыручыларга рәхмәтле булуларын белдерделәр.

83 яшен тутырган Рафика апа Апчалимова: “Авырып тора идем, һич кенә дә бәйрәмгә барырмын дип уйламадым. Улым машинасына утыртып алып барды. Ничек кенә килгәнмен әле дип утырам. Монда килгәч, барлык авыруларым онытылды, шундый җиңеләеп киттем. Рәхмәт оештыручыларга, Аллаһ исәнлекләрен бирсен үзләренә”, дип үтә сөенгәнлеген белдерде.

Башкалар да оештыручыларга рәхмәт әйтә, бәйрәмдә була алганнарына шатлана иделәр.

Өлкәннәрне хөрмәтләү

Алдан әйткәнебезчә, бәйрәм барышында авыл өлкәннәре хөрмәтләнде. Әмма, кызганычка каршы, өлкән яшьтәгеләрнең кайберләре, сәламәтлекләре какшау сәбәпле, тантанага килә алмаган иделәр. Оештыручылар аларның өйләренә бардылар.

Криводановоның иң өлкән яшьтәге кешесе – Миңсырур апа Аглиуллина иде. Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тула. Минсырур апа бертуган сеңлесе - 85 яшьлек Фәйрүзә апа белән бергә яши. Әйтергә кирәк, алар туганнан бирле бергә. Яшьлекләре авыр сугыш һәм сугыштаң соңгы елларга туры килү сәбәпле, алар икесе дә кияүгә чыга, гаилә кора алмаганнар. Элеке елларда, 96 яшькә кадәр яшәп, инде мәрхүмә булган әниләрен караганнар, хәзер бер-берсенә ярдәм итәләр.

Өлкән яшьтә булуларына һәм еш кына авырып торуларына карамастан, апалар көр күңеллеләр, ачык йөзлеләр. Бәйрәм уңаеннан килгән һәм бүләкләр тапшырган ханымнарга рәхмәтләр укыдылар, яшь чакларында күргән авырлыкларны искә төшереп алдылар, бүгенге тормышларыннан кәнәгать булуларын белдерделәр.

Криводаново таркалмасмы?

Авыл тагын күпме яшәр, 250 еллыгына кадәр таркалып, юкка чыкмасмы? Бу сорау күпләрнең алдына килеп баса. Әмма әлегә беркем дә бу сорауга төгәл җавап бирә алмый. Авыл хакимияте башлыгы Анна Бровкина фикеренчә, 240 ел яшәгән авыл таркалмас, яшәп калыр.

Китапханәче Гөлфирә Гыйззәтуллина авылның сакланып калачагына ышанмый. “10 елдан соң биредә күп булса 5-6 гаилә генә яшәп калыр”, ди.

Фагыйлә Искәндәрова да авылның сакланып калуына ышанмый. Ул биредә авыл таркалып беткәнчегә кадәр яшәргә уйлый. “Авылда бер генә гаилә кала икән, ул безнең гаилә булыр. Мин биредән киткән иң соңгы кеше булырмын”, ди.

Менә шундый уйлар-фикерләр дә әйтелде Криводаново авылының 240 еллык юбилее барышында. Дөрестән дә, югалып юкка чыккан башка авыллар кебек, таркалу алдына килеп баскан Криводаново алдагы юбилейларына кадәр яши алырмы, әйтүе кыен.
XS
SM
MD
LG