Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур оппозициясе "Миллионнар маршын" оештырачак


Петербур оппозициясе 15 сентябрь көнне "Миллионнар маршын" оештыру өчен хакимиятләрдән рөхсәт сорады.

Оештыручыларның берсе Андрей Пивоваров сүзләренә караганда, оппозиция йөреш өчен өч юлны сораган. Хакимиятләр аларны карап берсен сайларга тиеш булачак. Петербур оппозициясе "Башка Русия", "Яблоко", "Парнас" фиркаләрен һәм тагын берничә оешманы берләштерә.


Мәскәүдә "Миллионнар маршын" оештырырга рөхсәт сорап активистлар мэриягә иртәгә мөрәҗәгать итәргә җыена.

15 сентябрьдә Русиянең башка шәһәрләрендә дә оппозиция йөрешләре үтәчәк.
XS
SM
MD
LG