Accessibility links

Тәһранда Сүрия турында сөйләшүләр бара


Иран башкаласында "Кушылмаучылар хәрәкәте" саммиты ачылды. Бернинди дә сәяси һәм хәрби берләшмәләрдә әгъза булып тормаган 30лап ил башлыклары очрашуының игътибар үзәгендә Сүрия.

Мисыр президенты Мөхәммәд Мурси Башар Әсад режимын кискен тәнкыйтьләп, Сүриядә көч куллануны "читтән дөрес адым ясап кына" туктатып була, дип белдерде. Демократиягә күчеш тыныч юл белән барырга тиеш, диде Мурси.

Иранның рухи җитәкчесе Аятолла Али Хаменеи, кунаклар алдында чыгыш ясап, Иранның атом коралын ясамавын, әмма атом энергиясе өлкәсендә эшчәнлек алып барырга хокукы булуын белдерде.

Саммит ике көн дәвам итәчәк. Анда кунак итеп БМО генераль секретаре Пан Ги Мун чакырылган.
XS
SM
MD
LG