Accessibility links

“Татар проблемнарын күтәрә торган телевидение кирәк”


"ТНВ-Планета"ны интернетта да карап була. Әлеге сурәт 30 август көнне эфирга чыккан татарлар тапшыруыннан
"ТНВ-Планета"ны интернетта да карап була. Әлеге сурәт 30 август көнне эфирга чыккан татарлар тапшыруыннан

30 август көнне “ТНВ-Планета” каналы рәсми эшли башлады. Азатлык радиосы шул уңайдан Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар җәмәгать эшлеклеләренә: “Чын татар каналы нинди булырга тиеш?” дигән сорау бирде.

Азатлык радиосы сораштырган җәмәгать эшлекләре барсы да элек “Яңа гасыр” телевидениесе тапшыруларын караса, хәзер алар “ТНВ-Планета”ны карый. Күбесе яңа каналдан татарлар алдында торган проблемнарны күтәргән җитди тапшырулар көтә. "ТНВ-Планета" 15 июньнән сынау тапшырулары алып барган иде.

Илдус Хуҗин. Свердлау өлкәсенең Красноуфимски шәһәрендә яшәүче язучы, җәмәгать эшлеклесе.

– Әлегә элекке тапшыруларын күрсәттеләр. Үзләре башта шулай булачак ул дип әйткән иде. Мин 100 үк булмаса да 90 процент татарча булыр дип көткән идем. Шулай булып чыга да инде. Монда әлегә уен-көлке һәм җыр-бию генә. Шулай да "Кара-каршы" тапшырулары бара инде. Җитди тапшырулар да кирәк, тарих та кирәк.

Мөхәммәд Миначев. Мәскәүдән, “Ватан” фиркасенең элекке рәисе.

– Мәскәүдә татарлар шулкадәр күп яши, ә "ТНВ-Планета"ның корпункты юк. Нигә юк ул? Акчалары җитмиме? Әлеге телевидениенең бөтен төбәкләрдә дә бүлекләре булырга тиеш. Алар төрле тапшырулар алып барырга тиеш. Мәскәүдә көн саен төрле эшләр бара, кешеләр очраша, төрле концертлар була, ә алар турында тапшырулар юк. Әгәр алай булмаса, "ТНВ-Планета"да күз буяу өчен генә булып чыгачак. Безгә татарлар турында сөйли торган, татарлар проблемын күтәрә торган телевидение кирәк. Аналитик тапшырулар да, төрле кешеләр белән очрашулар да булырга тиеш. Кешегә үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирү кирәк. Аның фикере Татарстан дәүләте сәясәтенә дә, Русия хөкүмәтенекенә дә туры килмәскә мөмкин. Ул һәркемнең шәхсән фикерен дә ишеттерү кирәк. Әйтү иреге бирергә кирәк.

Безнең проблемнар турында да җәһәтрәк әйтү кирәк. Чынлап та, проблемнарыбыз күп бит. Менә әйтик, православ чиркәү безне ике ярым гасыр көчләп чукындырды. Ә бездән беркайчан да гафу үтенгәне юк. Ә ни өчен алай? Ул проблемны да кую кирәк. Бүген булмаса, иртәгә, иртәгә булмаса, берсекөнгә булыр ул. Әгәр без проблемнарны куймасак, алар беркайчан да чишелмәячәк.

Гөлнур Әхмәтшина. Иркутски өлкәсенең татар-башкорт мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары.

– Ул "ТНВ-Планета"ны ясаучыларга рәхмәтләр яусын. Елый-җырлый карап утырам. Үзем сөлге чигәм, үзем карыйм, үзем җырлыйм, үзем елыйм. Татарларның тормышын күрсәтәләр, бу безгә бик ошый. Татар конгрессыннан бездә Марс Тукаев булган иде, ул "ТНВ"ны үзегезгә чакырыгыз дигән иде. Чакыру бик мәшәкатьле бит, чөнки аның өчен әзерләнү кирәк. Аларны чакырып була булуын да, чөнки безнең татар-башкорт мәдәният үзәгенә 20 ел инде. Безнең өлкәдә 15 фольклор төркеме бар. Махсус әзерләнеп чакырсаң була аларны.

Сәфиулла Ильясов. “Төмән өлкәсендәге милләтләр һәм мәдәниятлар бердәмлеге” иҗтимагый-сәяси оешманың рәисе, Тобол шәһәренең Себер татарлары мәдәнияте үзәге рәисе.

– Мин үзем спектакльләрне, концертларны рәхәтләнеп карыйм. Әгәр дә без бер татар халкы дип әйтәбез икән, себерләрне дә, Ерак Көнчыгышта яшәүче һәм башка татарларны да, аларның тормышларын да күрсәтү кирәк. Моның өчен махсус рубрика булырга тиеш. Мисал өчен, "Себер татарлары", "Кырым татарлары" һәм башка шундый исемдә рубрикалар булдыру кирәк. Халык үзенчәлекләребезне дә күрергә тиеш. Татарстаннар себер телен ишеткәннәре юк. Мәдәният тә, җырлар да үзенчәлекле. Татарның мәдәни яссылыгын бер итү кирәк. Әлегә монда ул сизелми. Күп очракта Татарстан гына яктыртыла.

Фәрит Гыйбатдинов. Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе.

– Әлеге беренче көннәре генә, шуңа күрә мин бу канал татар халкы өчен эшләр дип өметләнәм. Мәгълүмат чараларын дүртенче хакимият дип әйтәләр. Яңа канал җыр-бию белән генә булырга тиеш түгел. Бу "ТНВ-Планета" җир шарында күрсәтүче телеканал булгач, аның форматы төрле булырга тиеш. Анда безнең иҗтимагый хәрәкәт турында да, татарның киләчәге, үткәне турында да публицистик тапшырулар булырга тиеш. Җыр-биюгә генә төртелеп калсак, бөтен дөньяга чыгучы бу канал үзенең максатына ирешә алмас дип уйлыйм мин.

Урал Сафуганов. Владивостокның татар театры җитәкчесе, Приморье төбәге татар-башкортларының “Туган ил ” иҗтимагый оешмасы рәисе.

– "ТНВ" күбрәк Татарстанны күрсәтә иде, Татарстанда булган хәбәрләр күбрәк китә иде. Әлегә кадәр "ТНВ-Планета"да кабатлаулар күбрәк булды. Мин планета дип аталгач, бөтен җир шарында яшәгән татарлар тормышы күрсәтелергә тиеш дип уйлыйм. Безнең башка төбәкләрдә яшәгән татарлар тормышын, аларның ничек көн итүләрен дә беләсе килә.

Бибинур Сабирова. Төмән өлкәсе татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, журналист.

– Тапшыруларда әлегә тирән төшмибез бит. Милли хәрәкәтнең туктап калу сәбәпләре дә ачылмый. Ул бер бездә генә туктап калмаган бит, бөтен Русиядә шулай. Бу канал аның сәбәпләрен тирәнрәк ачсын иде. Җыр-бию һәм күңел ачу чараларын гына күрсәтмәсен иде, аларны инде болай да беләбез, моңа кадәр бар булган әйбәт тапшыруларга өстәп аерым-аерым темаларга тирән эчтәлекле сөйләшүләр дә оештырылсын иде. Бу минем сүзем генә түгел, ә бөтен кешенең дә күңелен борчый.

Хәзер матбугат чаралары әнә шундый җиңел генә юлга күчте. Беркем белән бәхәскә килмәскә, беркемне дә үпкәләтмәскә тырышалар. Бер-ике генә журналист күтәрелеп чыкса, аларга тагын күңелсез була, җәмгыятьтән салкын караш сизелә башлаячак. Шуның өчен мин журналистларга да җырлы-биюлене, күңел ачуларны гына түгел, чын тормышны күрсәтергә кирәк дигән теләк белдерәм. Бер төркем җыелып елга буена чыгып җырлашып керсә дә, аны бик зур милли чара итеп күрсәтергә яраталар. Ул үсешкә этәргеч ясамый, киресенчә, татарны күз йомарга өйрәтә, йокларга өйрәтә.
XS
SM
MD
LG