Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Free Pussy Riot" язуына карата шикләр арта


Казанда ике хатын үтерелгән фатир диварындагы "Free Pussy Riot" дигән канлы язуга карата шикләр арта бара.

Кемнәрдер Татарстан суверенитеты декларациясенең 22 еллыгын искә алган, кемнәрдер Казан шәһәре көнен, ә кемнәрдер чәчәкләр фестивален бәйрәм иткән көндә Фучик урамындагы Казанны дөньяга таныткан үтерүгә карата интернетта да, күзгә-күз очрашуларда да үзара фикерләшүчеләрнең шикләре артканнан арта бара.

30 август иртәсендә Фучик урамындагы 68-нче йортта 76 һәм 38 яшьлек аналы-кызлы ике хатын үтерелгән фатирның диварында “Free Pussy Riot» (Pussy Riotка ирек) дигән канлы язу турында хәбәр бар дөньяны тетрәтте.

Мәскәүнең иң мәшһүр чиркәвендә Путинны хакимияттән кууны сорап панк ялвару өчен Pussy Riot панк төркеменең өч әгъзасы ике ел төрмәгә хөкем ителгәннән соң халык ризасызлыгы дулкыны күтәрелгәч, Русия буйлап тәре кисү чаралары башланды. Раслаучы бернинди дәлил булмауга карамастан, дәүләт киңкүләм мәгълумат чараларында моның өчен Pussy Riot тарафдарлары гаепләнде, ә протоирей Всеволод Чаплин тиздән үтерүләр дә башланырга мөмкин дип кисәтте.

Чаплин фаразы дүрт көн эчендә гамәлгә ашты. Мөселман җитәкчеләренә һөҗүмнәрдән һәм шуннан соң Татарстан мөселманнарын күпләп тоткарлаулардан әле айный гына башлаган Татарстан башкаласында урыс чиркәвенә дә, чиркәү гамәлләренә протест белдерүчеләргә дә бер катнашы булмаган кешеләр үтерелгән фатирда Pussy Riotны яклаучы язу табылды. Күршеләре аналы-кызлы ике хатынның дин белән дә, чиркәүгә каршы чыгучылар белән дә бернинди бәйләнеше булмаганлыгын белдерә.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, үтерүче йә акылдан язган кеше, яки хәмердән йә наркотиктан исергән кеше, яки Pussy Riot тарафдары булырга мөмкин. Хәзергә шушы өч мөмкинлек ныклап тикшерелә.

Урыс православ чиркәве исә шунда ук Pussy Riot тарафдарларын гаепләп чыкты.

"Вести" дәүләт телевидениесе дә тиз арада "Pussy Riot өчен үтерә дә башладылар" исеме белән хәбәр чыгарды.

Ул арада үзара фикерләшүләрдә дүртенче мөмкинлек турында фикерләр ныгый бара. Pussy Riot тарафдарларының үтерүенә ышанмауларын, моны көчен югалта баручы хакимиятнең тупас провокациясе дип исәпләүләрен күпләр беренче сәгатьләрдә үк белдергән иде.

Pussy Riot төркеменең адвокаты Николай Полозов бу үтерүләрне “кабәхәт, пычрак провокация” дип атады.

Русия ислам комитеты рәисе Хәйдәр Җамал: “Бу ачыктан-ачык ментлар провокациясе. Моның Pussy Riotка каршы булуы, ягъни махсус хезмәтләрнеке булуы аңлашыла. Тәре кисү эпидемиясе дә көч структуралары кушуы белән эшләнгән. Күрәсең, кемдер артыгын тырышып ташлагандыр, чөнки моның Pussy Riot тарафдарлары эше булуына ышану бик авыр, монда аның ментларга бәйле булуы зур басма хәрефләр белән язылган", ди.

“Война” арт-төркеме активисты һәм хөкем ителгән Pussy Riot әгъзасы Надежда Толоконникованың ире Петр Верзилов та Казандагы бу үтерүләрне “Русия хакимиятләренең коточкыч провокациясе” дип атады. Верзилов “Газета.ру”га “Диварга кан белән мондый язулы бу җинаять бик кыргый һәм коточкыч... Русия хакимияте бар нәрсәне бик тупас, ямьсез эшләргә ияләшкән. Шуңа күрә бу язу махсус хезмәтләргә бәйле дигән шикләр бик зур. Моның тагын кемгә файдалы булуын күз алдына китерә алмыйм”, дип белдерде.

Кайбер күзәтүчеләр дивардагы язуны үтерүче язмаган булырга да мөмкин, диде.

Соңрак бу үтерү турында хәбәрнең Kazanweek.ru сәхифәсендә фотолары белән чәршәмбе кичендә ук чыкканлыгына, һәм анда дивардагы канлы язу турында бер сүз дә булмавына игътибар иттеләр. Дивардагы язулар турында хәбәрләр исә дөньяга пәнҗешәмбе иртәсендә генә таралды.

Русиянең Казан кебек зур шәһәрләрендә үтерүләр һәркөн булып тора, гадәти хәл, күршеләрдән, якын тирәдә яшәүчеләрдән башкаларның игътибарын бу вакыйга әллә ни җәлеп итә алмый. Әмма моңарчы диварда мондый язу булганы юк иде һәм күзгә иң беренче чиратта шушы язу ташланырга тиеш иде. Ул язу әлеге үтерү турында беренче мәртәбә хәбәр итүчеләрнең дә игътибарын җәлеп итмәгән булып чыга.

Өстәвенә нәкъ шул ук көндә Петербурда да бер үтерелгән кешенең йөзен икона белән каплап китүләре турында хәбәр таралды.

“Агора” хокук яклау берләшмәсе рәисе Павел Чиков берьюлы кимендә ике кеше үтерелгән очраклар турында тикшерүчеләрнең шунда ук Мәскәүгә махсус хәбәр җибәрү гадәте булуын искә алып “Казанда ике кешенең үтерелүе турында Мәскәүдә инде кичә үк белгәннәр. Уйлап чыгару һәм гамәлгә ашыру өчен бер төн вакытлары булган”, ди.

Күренекле публицист Альфред Кох исә Путин хакимияткә килгән чордагы шартлауларга ишарәләгәндәй: “Безне нәрсәгәдер әзерлиләрме? Нәрсә көтәргә? Йортларның шартлавынмы яки урамда пычаклашунымы?” дигән сораулар күтәрә.
XS
SM
MD
LG