Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Петербурда "Стратегия-31" җыеннары үтә


Мәскәүнең Триумф мәйданына өстәмә иминлек көчләре китерелгән. Биредә бүген Эдуард Лимонов җитәкчелегендә оппозиянең урам җыены үтәчәк. Җыен иреген биргән конституциянең 31 маддәсен яклап уздырылган урам җыенын оештыру өчен рәсми рөхсәт алынмаган.

"Стратегия-31" активистлары Петербурда да җыелачак. Урам җыенында шулай ук Таисия Осипова һәм Pussy Riot панк төркеме кызларын азат итүне дә сораячаклар.

"Стратегия-31" җыеннары Русиянең берничә шәһәрендә үтә. Иркутскида җыен хакимиятләр рөхсәте белән оештырылган. Чарага экологлар, сулчылар һәм либераллар бергә җыелган. Килгән кешеләр саны көтелгәннән ике мәртәбә күбрәк булды, дип хәбәр итә оештыручылар. Иркутскида 2011 елдан бирле мондый зур чараларның оештырылганы булмаган.
XS
SM
MD
LG