Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсе Дружино авылының 106 еллыгы билгеләнде


 Дружино авылы сәхнәсендә татар биюе
Дружино авылы сәхнәсендә татар биюе

Омскидан 19 чакрым гына ераклыкта урнашкан Дружино авылында бәйрәмнәр еш булмый. Халык күбрәк шәһәрдә узган бәйрәмнәргә йөри. Шулай да 2006 елда 100 еллыгын бәйрәм иткәннән соң, анда һәр ел август аенда авыл көне билгеләнә башланды.


Чираттагы авыл бәйрәменә оештыручылар милли оешмалар вәкилләрен чакырганнар иде. Дружино авыл идарәсе башлыгы Наталья Абрамова, һәр ел ниндидер яңалык кертәсе килә, быел әрмән һәм татар оешмаларын чакырдык, ди.

Үземдә дә татар каны бар, әбием татар булган, ди Наталья Абрамова. Аның сүзләренчә, авылда 3 меңгә якын халык яши, төрле милләт вәкилләре – алманнар, казакълар шактый, татарлар бик күп түгел.

Дөрестән дә, татар милли-мәдәни мохтарияте оештырган күргәзмә белән кызыксынучылар арасында да милләттәшләребез артык күп булмады. Ул көнне танышырга туры килгән ханымнарның берсе Әнисә Ишмөхәммәтова башкорт милләтеннән булып чыкты. Әнисә ханым Башкортстанда туып үскән. Омски өлкәсенә педагогия институтын тәмамлаганнан соң юллама белән килгән.

Әнисә ханымның абыйсы да, энеләре дә Дружинода яшиләр. Барысы да авылның абруйлы кешеләре. Абыйсы Сәмигулла Ханнанов озак еллар советлар хакимлеге чорында дан тоткан авыл хуҗалыгы рәисе булып эшләгән, фоторәсеме авылның мактау тактасына куелган.

Әнисә ханым ике кыз үстергән, кызлары берсе алманга, икенче гарәпкә кияүгә чыккан, бу аның өчен табигый, туганнарым да – абыей-энеләрем рус, алман кызларына өйләнгән, ди ул.

Әнисә ханым, балаларыбыз руслар, башка халык белән кушыла, татарлар да, башкортлар да бетүгә бара, дип уйлаганыгыз юкмы дигән сорауга, юк алай уйлаганым да юк, чөнки минем өлкән абыемның хатыны алман милләтеннән, ике энемнең хатыннары руслар, күпмилләтле гаилә, ди.

Гомумән, күпмилләтле гаиләләр күп булганга безнең халык кими, бетеп бара, шундый уйлар килмәдеме башыгызга дигән сорауга, ул, бетергә тиеш түгел, без үзебез телне онытмыйбыз, өйдә башкортча сөйләшәбез, кызларыбызны гына өйрәтә алмадык, ди Әнисә Ишмөхәммәтова.

Әнисә ханым Омски өлкәсендә 38 ел яши. Үзе рус халык җырларын башкаручы хор түгәрәгенә йөри. Ә менә башкорт халык җырын ул исенә төшерә алмады, аның урынына Чулпан Зиннәтуллинаның “Аерылмагыз”ын җырлап күрсәтте.

Дружино бәйрәмендә татар мохтарияте күргәзмә оештырудан тыш концерт програмында да катнашты. Рөстәм белән Земфира Ногмановларның биюен, Әлфия Садыйкованың җырын халык җылы алкышлады.

Биш яшеннән “Өмет” студиясендә шөгыльләнүче Данис Бакиевның татар милли киемендә, татар көенә брейк-данс биюен башкаруы аеруча яшьләргә, авыл малайларына ошады, кайберәүләре аның янына килеп, мондый биюгә кайда өйрәнергә мөмкин, дип кызыксындылар.

"Бу урам биюе 1969 елда Нью-Йоркта барлыкка килгән, миңа бик ошый, “Өмет” студиясендә шөгыльләнү белән беррәттән, “Брейк мәктәбе”нә дә йөрергә өлгерәм", ди Данис.

XS
SM
MD
LG