Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ошта өч телдә тапшырулар алып баручы радио ачылды


Эфирда кыргыз һәм үзбәк алып баручылары
Эфирда кыргыз һәм үзбәк алып баручылары
Моңа кадәр интернетта гына тыңлап булган "Ынтымак/Килешү" радиосы эфир тапшыруларын да башлап җибәрде. Кыргыз, үзбәк һәм рус телендә сөйләүче радио хөкүмәтнең 2011 елда кабул иткән карары нигезендә ачылды. Әлегә радионы Ош шәһәре һәм аның тирәсендә генә тотып була.

"Бер милләтнең дәүләт сәясәте һәм идеологиясе турындагы мәгълүматне үз телендә ишетүенең бер начарлыгы да юк. Мондый гамәлнең халыкларның бердәмлеген ныгытачагына ышанам. Радиобызның максаты шул", диде тапшырулар директоры Сабыр Абдымомунов.

Яңа радио Кыргызстан хөкүмәте һәм Internews Network исемле халыкара медиа оешма ярдәмендә булдырылды. Аны оештыру нияте 2010 елда Ош һәм Җәләл-Абад калаларында булган көч кулланудан соң туды. Көзен шулай ук "Ынтымак" телевидениесен ачу планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG