Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыгарылган


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

“Уфимский журнал” сайты хәбәр итүенчә, 31 августта билгеле башкорт җәмәгать эшлеклесе, публицист, экстремизмда гаепләнүче Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыккан. Бу турыда аның адвокаты Всеволод Лебединцев хәбәр иткән.


2011 елның 19 апрелендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе “Майдан” гәзитендә экстремизмга чакырган һәм террорчылыкны аклаган материаллар бастырганы өчен дип Айрат Дилмөхәммәтовны 6 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган иде.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе исә 2012 елның 7 октябрендәге карары белән җәза вакытын икеләтә киметте. Шуннан соң аны Хакасиядәге КП-31 колониясенә җибәрделәр. Мәхкәмә хөкем карарын чыгарганчы 1 ел СИЗОда утырганын исәпкә алсаң, ул 2013 елның 31 августында азат ителергә тиеш иде.

Әмма 2011 елның 7 декабрендә Русиянең җинаять кодексына авыр булмаган җинаятьләр исемлегенә 2 ел урынына 3 елга кадәр хөкем итүне караган җинаятьләр кертелде. Шушы фактка таянып Айрат Дилмөхәммәтов Хакасиянең Югары мәхкәмәсенә хөкем карарын йомшартуны сорап мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, җәза вакыты тагын бер елга кыскартылган һәм 2012 елның 31 августында Дилмөхәммәтов иреккә чыкты, дип хәбәр итә “Уфимский журнал” сайты. Башка чыганакларда әлегә бу расланмый.
XS
SM
MD
LG