Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүшәр атом станциясендә реактор тулы көченә эшли башлады


Тәһран – Иранның Бүшәр атом станциясендә беренче реактор тулы көченә эшли башлады. Бу турыда Иранның атом идарәсе башлыгы урынбасары Мөхәммәт Әхмәдиҗан хәбәр итте.

Реактор узган ел эшкә җигелгән иде, ләкин моңарчы ярты көченә генә эшләде.

Бүшәр атом станциясе Русия ярдәме белән төзелде.

Көнбатыш илләре нефть һәм газга бай Иранга атом станциясе кирәк түгел, ул яшерен рәвештә атом коралы ясарга мөмкин дип борчыла.

Тәһран бу гаепләүләрне катгый рәвештә кире кага.
XS
SM
MD
LG