Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Башка Русия” активисты Таисия Осипованы яклап ялгыз пикетлар үтә


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре “Башка Русия” активисты Таисия Осипованы яклап ялгыз пикетка чыгучыларның берсе – Андрей Семеновны тоткарлап полиция бүлегенә алып киткән.

Бу турыда тоткарланучы үзенең Твиттер хисабында хәбәр итте. Семенов сүзләренчә, башта полиция хезмәткәрләре ялгыз пикетны рәсми рөхсәтсез үткәреп булганына ышанмаган, ләкин соңрак бер гаепләү дә белдерә алмагач аны җибәрергә мәҗбүр булганнар.

Бу атнада Смоленски мәхкәмәсе Таисия Осипованы наркотик таратуда гаепләп 8 ел төрмәгә хөкем итте. Хокук яклаучылар моны “сәяси карар” дип саный. Хокук яклаучы “Мемориал” оешмасы Таисия Осипованы сәяси тоткын дип атады.
XS
SM
MD
LG