Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хәрбиләре гыйсьянчыларның һөҗүмен кире кагуын белдерә


Халеб – Сүрия хакимиятләре хәбәр итүенчә, узган төндә хөкүмәт көчләре гыйсьянчыларның Халеб каласы янындагы хәрби ныгытмага һөҗүмнәрен кире каккан.

Соңгы көннәрдә гыйсьянчылар берничә һава аланы һәм ныгытмага һөҗүм ясады.

Сүриянең Лондонда урнашкан хокук яклау төркеме мәгълүматына күрә, соңгы тәүлек эчендә Сүриядә – Халеб һәм Димәшк тирәсендә – 100дән артык кеше һәлак булган. Бу саннар башка чыганаклардан расланмаган.

Ул арада шимбә көнне Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров, “Бәшәр Әсадның сугыш барган шәһәрдән гаскәр чыгаруын көтү самимилек булыр иде” дип белдерде.

Франция һәм Төркия Сүриядә качаклар өчен иминлек зоналары булдыру тырышлыгын дәвам итәчәкләрен белдерде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG