Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беслан корбаннарын минутлык тынлык белән искә алдылар


Моннан сигез ел элек террорчылар яулап алган Беслан мәктәбендә корбан булганнарны минутлык тынлык белән искә алдылар. Укучылар аннан соң һавага 334 ак шар очырды, фаҗигадә нәкъ шул кадәр кеше корбан булган иде.

Террор корбаннары җирләнгән мемориал зиратта да искә алу чарасы үтте.

Корбаннарны Мәскәүдә, Петербурда һәм башка шәһәрләрдә дә искә алдылар. Бүген Русиядә 2004 елның 1-3 сентябрендә булган фаҗига сәбәпле Террорга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Ул вакытта террорчылар 1200дән артык укучы һәм укытучыны тотык итеп алган иде. 334 кеше корбан булды.
XS
SM
MD
LG