Accessibility links

Көрд гыйсьянчылары Төркиянең иминлек көчләре ныгытмасына һөҗүм итте


Төркиянең көньяк-көнчыгышында көрд гыйсьянчылары иминлек көчләре ныгытмасына һөҗүм итте. Кораллы бәрелеш вакытында тугыз хәрби үтерелгән.

Сирнак вилаяте губернаторы Вандетдин Озкан, кораллы гысьянчылар Бәетүссебап ныгытмасына дүшәмбе төнендә һөҗүм итте дип белдерде. Һөҗүм итүчеләр ягыннан югалтуларның күпме булуын әйтмәде. Башка чыганаклар әлеге бәрелешләр вакытында ике дистәләп көрд гыйсьянчысы үтерелүне белдерә.

Төркиянең көньяк-көнчыгышында хөкүмәт гаскәрләре белән Көрд эшчеләр фиркасе гыйсьянчылары арасында 1984 елдан кораллы бәрелешләр әледән-әле булып тора. Шул вакыт эчендә дистәләрчә мең кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG