Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 00:57

Рубашный төрмәләр идарәсе хезмәткәрен тикшерү комитетына шикаять итте


Владимир Рубашный

Владимир Рубашный

Татарстанда төрмәләрдә кеше хокуклары саклануны күзәтүче Владимир Рубашный төрмәләр идарәсе хезмәткәре Ленар Гаязовны тикшерү комитетына шикаять итте. Анда “минем өстән язылган шикаять яла ягу һәм минем шәхси тормышыма” тыкшыну булып тора, дип әйтелә.

Гаязов Мәскәүгә төрмәләрдә җәмәгатьчелек күзәтүчеләре комиссиясенә, үзендә булган мәгълүматларга таянып, икенче санлы колониядә эшләгән вакытта Рубашныйның хәмер эчәргә яратуы һәм аның туберкулез белән авырырга мөмкин булуы турында хәбәр иткән була.

Июль аенда Татарстандагы 18нчы санлы төрмәгә кергән вакытта Рубашный һәм Гаязов арасында җәмәгать күзәтүчеләренең гамәлләренең кануныйлыгына карата фикер каршылыклары килеп чыккан иде.

Түбән Камадагы төрмәдә күсәк табылганнан соң Татарстандагы төрмәләр идарәсе эшләрен начар итеп күрсәтергә тели дип хокук яклаучыларны гаепләде һәм хокук яклаучылар әйтүенчә, аларга карата төрле кыенлыклар тудырыла башлады.

XS
SM
MD
LG