Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” депутат статусы канунын үзгәртергә тәкъдим итә


Фирка шурасы сәркатибе Сергей Неверов “Интерфакс”та узган матбугат очрашуында хәбәр иткәнчә, үзгәрешләр кертү тәкъдиме “Гадел Русия” депутаты Геннадий Гудков тирәсендәге вазгыять белән бәйле.

“Бердәм Русия” тәкъдименә күрә, канунда, депутат булып сайланганда ширкәт белән идарә итүне башка затка күчерү турында тәфсилле итеп язылырга тиеш.

Русия Дәүләт Думасының киләсе утырышында Геннадий Гудковның депутат мандатын чакырту мәсьәләсе дә каралачак. Август ае башында Русия Тикшерү комитеты Гудковка карата җинаять эше башлаган иде. Бу депутатның коммерция эшчәнлеге белән бәйле.

Гудков үзе моны аның оппозициядәге эшчәнлеге өчен “сәяси үч алу” дип атый.
XS
SM
MD
LG