Accessibility links

Pussy Riot әгъзасы Надежда Толоконникова радиобызга җавап бирде


Надежда Толоконникова
Надежда Толоконникова
Мәхкәмә карарыннан соң тикшерү изоляторында тотылган Pussy Riot панк төркеме әгъзасы Надежда Толоконникова радиобыз хәбәрчесе сорауларына җавап биреп “ачу сакламавы һәм гафу итә белүе” турында язды.

Үзенең хатында Толоконникова Владимир Путин ил каршында гафу үтенсә ни булачагы турында, намус газаплары һәм әхлак төшенчәләре хакында яза. “Мин мәсьәләләрне бергәләп хәл итү яклы. Путин системасы шартларында сәяси ысул буларак юк ителгән референдум яклы”, - дип яза ул.

Хәбәрчебез Толоконниковага нинди җәзаны үзенә лаеклы күрүе турында сорау бирде. Pussy Riot әгъзасы исә җавабында, әхлакый хата өчен намус газапларыннан башка бернинди җәза да каралырга тиеш түгел, дип язды.

Pussy Riot панк төркеменең өч әгъзасына дини нәфрәт нигезендә хулиганлыкта гаепләнеп ике ел төрмә җәзасы бирелгән иде.
XS
SM
MD
LG