Accessibility links

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (101)


Идел-Урал харитасы
Идел-Урал харитасы
Идел-Урал урынына Татар-башкорт Совет җөмһүрияте (II)

Казандагы "Корылтай" газеты үз мәкаләсендә большевиклар биш-алты ай эчендә илдә диктатура урнаштырды, Казан большевиклары Милләт Мәҗлесенең Идел-Урал дәүләтен төзү проектына каршы 1918 елның февралендә 11 губернадан торган дәүләт төзү максаты белән җыелыш уздыралар дип искә төшерә. Хәзер исә Тупраклы Мохтарият һәйәте белән дә, хәрби корылтай сайлаган Идел-Урал өлкәсе комиссарлыгы белән дә киңәшләшмичә, ашык-пошык, Татар-башкорт җөмһүрияте төзү турындагы карарнамәне хәзерге вакытта мөһим вакыйга буларак кабул итү кирәклеген әйтә.

"Кояш" газеты игълан ителгән җөмһүриятне төзү эшенә демократик көчләрнең тартылмавына шөбһә белән карый, хакимият бөтен халык катнашында гомуми, турыдан-туры, тигез һәм яшерен тавыш бирү ысулы белән билгеләнгән органга тапшырылырга тиеш дип белдерә. Бер үк вакытта газет халыкның билгесезлек һәм тәртипсезлектән туйганын, җимерү урынына төзү вакыты җиткәнен әйтеп, "Аллаһтан ярдәм теләп эшкә керешик" дип яза.

Татар-башкорт җөмһүриятен игълан итү хәбәренә сөенгән бердәнбер диярлек матбугат басмасы Идел-Урал өлкәсе комиссарлыгының "Идел-Урал өлкәсе" газеты була. Ул "Казан большевиклары бу җөмһүриятне тануга нык каршы чыгар иде. Хәзер исә ачыктан-ачык каршы чыкмаслар" дип раслый.

Карар халыкка белдерелгәннең соңында, оештыру мәҗлесен төзү өчен комиссия тәгаенләнә. Аңа җөмһүрияткә керәчәк төбәкләрдәге оешмалардан сигез кеше, белгечләр сыйфатында Галимҗан Шәрәф, Зәки Вәлиди һәм профессор Покровский, шулай ук Мөселман комиссариатыннан өч кеше керергә тиеш була.

Комитетның беренче җыелышы 10 апрельгә билгеләнә. Әмма әле дә дәвам иткән инкыйлаб шартларында шактый кеше Мәскәүгә килеп җитә алмый. Комитет җыелышында Казан комиссариаты рәисе М.Солтангалиев, белгечләр Г.Шәрәф, Покровский, Идел-Урал өлкәсе һәйәте әгъзасы Сәлах Атнагулов, Оренбур башкорт шурасынннан Солтанбәков, Казанда 11 губерна вәкилләре тарафыннан төзелгән Дәүләт әзерләү бюросы әгъзасы Зиновьев, чуашлардан Яким Максимов белән Даиль Эльмен, марилардан Николай Алексеев, Мөселман комиссариатыннан Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Манатов, Һади Килдебәков, Гали Әхмәт, Гаетбаев, Мәхмүт Галиев, Шәфиев, Рәхмәтуллин һәм Иринзәров катнаша.

Галимҗан Шәрәф үз проектын биредә дә кабат тәкъдим итә. Чуаш, мордва һәм вотяк (удмурт) вәкилләре дә төзеләсе дәүләткә керергә теләк белдерә.

Оештыру мәҗлесен чакыру 5 майга билгеләнә, ләкин ул 10 майда гына җыела. Җыелышка Сталин рәислек итә, сәркятиб вазифасын Толотов башкара. Тавыш бирү хокукы белән анда катнашкан кешеләр исемлеге түбәндәгечә:

  • Сталин һәм Писковский (Милләтләр эше комиссариаты)
  • Фатих Сәйфи-Казанлы, Шәриф Манатов һәм Гариф Янбаев (Мөселман комиссариты)
  • Камил Якубов һәм Грасис (Казаннан)
  • Филипов һәм Гали Шәмигулов (Оренбурдан)
  • Владимир Якушин, Габидулла Дәүләтшин (Уфадан)
  • Динмөхәммәтов (Пермьнән)
  • Сабитулла Гафуров, Хәсән Рамаев (Сембердән)
  • Сабир Малатов һәм Тунтула (Екатеринбурдан)
  • Александр Краснов (Чуашлардан)
  • Мухин (Марилардан)
Мулланур Вахитов (Мөселман социалистлары мәркәз комитеты), Тәбриз Сәлахов (Чистай мөселман комиссариаты), Хәлим Әмиров белән Хөсәен Дутов (Аса өязе мөселман комиссариаты) җыелышта тыңлаучылар сыйфатында катнаша.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG