Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:24

Популяр сериалда татар теле яңгырады


ТНТ телеканалында һәр кич күрсәтелүче сериалда татар теле яңгырады. Гади кешеләрнең тормышын чагылдыручы “Реальные пацаны” дип аталган сериалдагы персонажлар татарча сөйлиләр. Прайм-тайм вакытында чыгучы сериалда татар телен ишетү күп кешеләрне шаккаттырды.

Дүртенче сезонның өченче бүлемендәге вакыйгалар такси хезмәтендә оператор булып эшләүче Эдикның гаиләсе тирәсендә бара. Пермьгә яшәргә күченеп килгән Эдикка кунакка әти-әнисе килеп төшә. Сериалда алар татар авылыннан килгәннәр дип күрсәтелә. Эпизод барган арада Эдик һәм аның әти-әнисе үзара татарча аралашалар, ә тамашачыларга экран астында урыс телендә язылган текст күренеп бара.

Станислав Тляшев

Станислав Тляшев

Эдик ролен башкаручы артистның исеме Станислав Тляшев. Сериалда ул татарча бер-ике сүз “ычкындыра”. Бернинди акцентсыз сөйләменнән үк аның татар икәнлеге аңлашыла. Ә аның әти-әнисен уйнаучылар театр сөючеләргә яхшы таныш. Камал театры актерлары Илдус Габдрахманов белән Сәлимә Әминова Тляшевның чыннан татарча белгәнен расладылар.

Кечкенә чакта Тляшев гаиләсе белән Төркмәнстаннан күченеп кайткан икән. Әти-әнисе аны табиб булып күрергә теләсәләр дә, Стас мәдәният һәм сәнгать университетын сайлый.

“Азатлык” радиосы хәбәрчесе Пермьгә барып татар кешесен уйнап кайткан Илдус Габдрахмановка сериал турында һәм татарларны киноларда сурәтләү турында берничә сорау бирде.

– Илдус абый, бу сериалда кайчан төштегез?

– Былтыр 8 ноябрьдә төштек. Димәк, бер елдан артык вакыт узып киткән дисәк тә була.

– Бу өлеш сценарийда каралган идеме яки сезнең өчен махсус уйлап чыгарылдымы?

Илдус Габдрахманов

Илдус Габдрахманов

– Юк. Моңарчы да булган. Төшерүчеләр Камал театры сайтына кереп артистлар сайлаганнар. Шунда безне Әминә белән сайлап алдылар. Әле безнең Сәлимә белән ирле-хатынлы икәнне сизмәгәннәр дә. Белгәннән соң шаккаттылар. Сценарийны интернет аша җибәрделәр дә, чакыру алдык.

Эдикны уйнаучы егет чыннан да татар малае булып чыкты. Барда районында туып-үскән икән. Чыннан да иркен татарча сөйләшә.

– Сез күп кенә киноларда татарларны уйныйсыз. Татарларны мыскыл итә торган моментлар күрмәдегезме?

– Миңа калса, анда татарны мыскыл итә торган очраклар юк. Алай итеп эшләмәдек тә. Миңа алай тоелмады. Ул бит тормышчан. Төшерүчеләр образларны тормыштан алалар. Аңа үпкәләргә сәбәп юк. Барысы да бик матур чыкты кебек. Ул бит заманча комедия гына.

– “Прорыв” дип аталган фильмда сезнең татарны уйнау тәҗрибәсе булды инде. Анда сез татарчалап сүгенеп күрсәтәсез. Моны да көлке итеп кабул итәргә кирәкме?

– Анда мин сүгенмәдем. “Җаныңны себерим” дип әйтү сүгенү түгел. Урыс киноларында да әллә ничекләп әйткәлиләр. Икенчедән, бу бит сугыш. Анда әллә нинди сүзләр кычкыралар. Ләкин башта башка төрле сүз әйтергә кушканнар иде, әле мин аны үземчә йошмарттым. Татарларны начар сыйфатта күрсәтәсем килмәде, милләттәшләр аңламас дип курыктым.

– “Реальные пацаны” сериалында сезне тагын күрергә мөмкинме?

– Чакырсалар, мөмкин булачак, ә әгәр чакырмасалар, үзләренә карасыннар. Кирәк булса, мөрәҗәгать итерләр. Бер тапкыр шалтыратып янә чакырганнар иде, ләкин сезон дәвамына туры килде һәм вакыт булмады.

Бу сериалда төшерү өчен Пермьнән махсус машина җибәрделәр. Премьерадан соң төнлә утырып киттек. Икенче көнгә иртәнге 9да башладык һәм кичке 9да төшерүне тәмамландык. Аннары машина кире алып кайтып куйды.

– Сериалны төшергәндә җитдилек, профессионализм сизеләме?

– Әйе. Бернинди конфликтлар чыкмады. Төшерү труппасының яртысы Мәскәүдән, яртысы Пермьнән. Режиссер Мәскәүдән, мәсәлән. Алар үз эшләрен бик яхшы беләләр, шуңа күрә әрләшеп маташмыйлар. Көлеп, елмаешып аралашалар, сыйфатлы продукт эшләр өчен уңайлы шартлар тудырылган.


Федераль каналларда татар элементлары

Федераль дәрәҗәдә төшерелүче кино, сериалларда, шоуларда татар элементы хәзер еш күзәтелә. Мәсәлән, Марат Башаровның “Смак” тапшыруында кунакта булган вакытында пәрәмәч белән пәрәмәц аермасы турындагы фикерләрен YouTube хезмәтендә 50 меңгә якын кеше баккан.



Русиянең иң популяр юмористик тапшыруында да татар компонентына урын бирелә. Comedy Club дигән шоу сәхнәсендә чыгыш ясаучы Тимур Бәдретдинов еш кына үз милләтенә кагылган мәзәкләр сөйли.

Шулай ук күптән түгел шауларга өлгергән “Орда” фильмын да искә алып була. Александр Прошкин тарафыннан төшерелгән фильм татарларны үзенчә тасвирлады. Фикерләр икегә бүленде.

Татарлар Русиядә урыслардан соң икенче урында торган милләт булуга карамастан, татарларга гына хас булган билгеле бер үзенчәлек тапмаганнар, ахрысы. Мәсәлән, Кавказдан килгән кунаклар әрсез һәм дорфа булып тасвирлана, Балтыйк буеннан килгән милләтләр акрын итеп сурәтләнә, яһүдләргә күптән бай һәм хәйләкәр дигән ярлык тагылды, ә татарларны кинода ничек күрсәтергә белмиләр дигән фикер туа.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG