Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта демократлар корылтаенда Мишель Обама делегатларга мөрәҗәгать итә


Мишель Обама
Мишель Обама
Бүген АКШның Төньяк Каролина штатындагы Шарлотт шәһәрендә демократлар фиркасе корылтае башлана. Пәнҗешәмбе көнне президент Барак Обама янә тагын дүрт елга АКШ хакимияте башлыгы булырга ризалыгын бирер дип көтелә. Чәршәмбе көнне АКШның элекке президенты Билл Клинтон Обаманы президентлыкка тәкъдим итеп чыгыш ясаячак.

Обаманың сайлау алды кампаниясендә белдергән төп максатлары арасында Әфганстан сугышында АКШ хәрбиләренең катнашуын 2014 елда туктату һәм Иранга атом коралы ясауга мөмкинлек бирмәү дә бар.

Узган атнада Флорида штатындагы Тампа шәһәрендә үткән корылтайда республиканнар Митт Ромнины президентлыкка намзәт итеп тәкъдим итте. Электән килгән гадәткә күрә, Ромниның җәмәгате шулай ук делегатларга мөрәҗәгать итте.

Соңгы вакытта халык фикерен белешү нигезендә ике намзәтнең дә җиңү мөмкинлекләре уртача тигез дип белдерелә. Кайбер социологик хезмәтләр Обама өстенрәк, ә башка кайберләре Ромниның бу сайлауда җиңү мөмкинлеге зуррак дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG