Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карасубазарда кырымтатар хатирәсе мәсхәрәләнде


 Карасубазарда мәсхәрәләнгән хатирә ташы
Карасубазарда мәсхәрәләнгән хатирә ташы

1 сентябрьдә Кырымның Карасубазар шәһәрендә кырымтатар изгеләре истәлегенә куелган хатирә ташы мәсхәрә ителде.

Кырымтатар изгеләре Осман Дәүләтли, Сәлви Дәүләтли, Гомәр Дәүләтли истәлегенә куелган таш әйләнәсендәге берничә ташкойма билгесез кешеләр тарафыннан җимерелде. Ташкоймаларның кайберләре инде август аенда җимерелә башлаган булса да, кырымтатар эшкуарлары, шәһәр башы Альберт Кангиев бирегә 1 сентябрьдә генә килделәр. Алар ул көнне Карасубазарда «Севинч» кырымтатар балалар бакчасының тантаналы ачылышында катнашканнан соң әлеге хәбәрне ишеткәннәр. Җирле мәҗлес рәисе Мостафа Асаба җинаять кылынган урынга районның иминлек хезмәте (СБУ) вәкилен чакыртканнан соң бу хәл турында район администрациясе рәисе, регионнар фиркасе вәкиле Олег Русецкийга да хәбәр ителгән. Район полициясе хезмәткәрләре җинаять урынына килеп, беркетмә язганнар. Шуны да әйтергә кирәк, таш өстенә кызыл буяу белән фашист билгесе ясалганын да күрергә мөмкин. Ташны урнаштыручыларның берсе булган язучы Певат Зети бу билге таш өстендә 19 май көнне башта ак буяу белән, аннары кызыл буяу белән ясалганын сөйләде.

“Мин бу хакта беркемгә хәбәр итмәдем, чөнки элек Бекир Чобанзаде һәйкәлен мыскыллаулар хакында полициягә һәм администрациягә хәбәр иткәндә дә нәтиҗә булмады. Изгеләргә карата кылынган мыскыллауда мин урысларны да, регионнар фиркәсе вәкиллерен дә, беркемне де гаепләмим. Моны йөзсез, дине, иманы булмаган кешеләр эшләгән”, диде Певат Зети.
Кырымтатарлар һәм шәһәр вәкилләре җинаять кылынган урынны карый
Кырымтатарлар һәм шәһәр вәкилләре җинаять кылынган урынны карый

IX-X гасырларда җирләнгән өч кырымтатар изгесенә туган йортында әле дә тынычлык юк дияргә мөмкин. Мондый мыскыллаулар Кырымда кырымтатар изгеләренә дәвамлы кылынып килә. Бакчасарайда Карлы һәм Кырк газиз кабере шулай мыскылланган иде, Акмәчеттә ике тапкыр Советлар герое Әхмәтхан Солтанның зур сурәте өстенә дә фашист билгесе ясалган иде. Моны эшләгән кешеләр табылмады.
Җинаять урынын полиция хезмәткәрләре тикшерә
Җинаять урынын полиция хезмәткәрләре тикшерә

Карасубазардагы бу хәлне кайбер кырымтатар эшкуарлары арасында «Севинч» балалар бакчасы ачылу көненә каршы ясалган акция диючеләр дә булды. Чөнки электән бу бакча тик кырымтатар телендә тәрбияләү бакчасы дип каралган булса да, район администрациясе аны украин-кырымтатар телле бакча итеп үзгәртте. 2009 елда ук әзер булган, Төркиянең Кырымдагы ТИКА агентлыгы акчасына төзелгән, җиһазландырылган һәм ремонтланган бу бакчага бер тиен сарыф итмәгән җирле хакимият һәрвакыт аяк чалып килде. Алар 3 ел дәвамында аның ачылуына каршы төрле сәбәпләр табып торды. Ахырда украин төркемнәрен ачарга кушылды. Шулай итеп, 48 баланы кабул иткән «Севинч» балалар бакчасында ике кырымтатар, ике украин төркеме булачагы ачыкланды. Ни өчен украин төркемнәре шәһәрнең башка өч балалар бакчасында ачылмады дигән сорау җавапсыз кала.

СБУ һәм РОВД хезмәткәрләре бу вакыйга буенча җинаять эше кузгаткан, ләкин Кырымда кырымтатар һәйкәлләренә, зиратларына, мәчетләренә, хатирә ташларына ясалган дистәләрчә җинаять кылучыларның берсе дә табылмады. Карасубазарда 1 сентябрьдә булган җинаятьне кылучыларның табылачагы да шөбһәле.
Җинаять кылучыларның табылуы шөбһәле
Җинаять кылучыларның табылуы шөбһәле
XS
SM
MD
LG