Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОБСЕ: Белоруссия хакимияте Интернетта сүз иреген чикли


Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) вәкиле Белоруссиядә оппозициядәге интернет-сәхифә җитәкчеләрен кулга алуга карышылык белдерде.

ОБСЕнең массакүләм мәгълүмат чаралары иреге бүлеге башлыгы Дуня Миятович белдергәнчә, кулга алуның дәвам итүе Белоруссия хакимиятенең Интернетта сүз ирегенә басым ясавын аңлата.

Узган атнада Мински һәм Витебскида берничә интернет портал активисты кулга алынган иде. Аларның хезмәттәшләре белдергәнчә, активистларның өйләрендә тентү уздырганнар, компьютерларын алып чыгып киткәннәр. Павел Евтихиев һәм Андрей Ткачев җиде һәм биш көнгә кулга алынган. Алар вак хулиганлык эшләүдә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG