Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл Хач башлыгы Петер Маурер Сүрия президенты белән очрашты


Кызыл Хач халыкара комитетының яңа башлыгы Петер Маурер бүген Сүрия президенты Бәшәр Әсәд белән очрашты. Димәшктә узган очрашуда Маурер Сүриядәге һуманитар вазгыять белән канәгать булмавын белдерде.

Бер сәгатьтән артмаган сөйләшүләрне Кызыл Хачның рәсми вәкиле Һишам Хассан “уңай” дип бәяләде. Аның сүзләренчә, Маурер Сүрия хакимиятен халыкара һуманитар хокукка туры китереп эш итәргә чакырды. Комитет башлыгы шулай ук кичекмичә медицина ярдәме, су һәм ризык белән тәэмин итү кирәклеген дә әйтте.

Шулай бу очрашуда сүз һуманитар ярдәм итүче хезмәткәрләрнең тоткыннар янына керә алмавы турында да булды.

Сүриянең рәсми матбугат чаралары хәбәрләренә караганда, Әсәд Маурерга Кызыл Хач “бәйсез һәм тарафсыз” булуын дәвам иткән очракта, оешмага теләктәшлек белдерергә вәгъдә биргән.
XS
SM
MD
LG