Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данилевский таныган гаебеннән баш тарта


Игорь Данилевский
Игорь Данилевский

Казанда Зариповаларны үтереп, диварга “Free Pussy Riot” дип язуда шикләнелгән Игорь Данилевский җинаять кылуыннан баш тарта. Адвокатына ул аңа басым булганга гына җинаятьне таныганын әйткән. Татарстандагы тикшерү идарәсе бу белдерү уңаеннан тикшерү башлаган.

Тоткарлангач та җинаять кылуын таныган фәлсәфә фәннәре кандидаты Игорь Данилевскийның таныган гаебеннән баш тартуы дүшәмбе кичен билгеле булды. Төрле елларда Казан энергетика университетында һәм Казан архитектура-төзелеш университетында эшләгән Данилевский 22 августта Фәридә һәм Лилия Зариповаларны үтерүен тулысынча кире кага.

38 яшьлек галимнең адвокаты Шамил Әхмәтсафин, үзенең яклаучысы сүзләренә таянып, тоткарлангач та басым булганга Данилевскийның җинаять кылуын таныганлыгын әйтә.

“Сишәмбе көнне мин Данилевскийдан янә сорау алуларын үтенеп Русия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсенә мөрәҗәгать итәм, чөнки ул көчләү белән куркытканга гына үзенең бу җинаятьне кылуын таныган”, ди Әхмәтсафин. Данилевский аңа шулай ук диварга үзенең “Free Pussy Riot”дип язмавын да әйткән.

Дивардагы язу
Дивардагы язу
Әхмәтсафин сүзләренчә, Данилевский аңа Зариповалар үтерелгән көнне үзенең алар фатирында булуын сөйләгән. Китеп барганда йорт керешендә ике-ир атны күргән булган. Кайтырга дип чыккач Лилия Зариповадан фотолар алырга онытканлыгы исенә төшкән. Фотоларны алыйм дип фатирга кире кергән вакытта хатын-кызларның үтерелгән булуын күргән. “Бу хәлне күреп нык курыккан һәм качкан”, дип әйтә Әхмәтсафин.

Данилевский 30 август көнне тоткарланган иде. Данилевский үзен бер тәүлек буе ашатмауларын да, полиция хезмәткәрләренең аның белән бик дорфа сөйләшүләре турында да адвокатына сөйләгән. Сорау алучыларның берсе Данилевскийга “ботаник” дип дәшеп, әгәр бу җинаятьне кылуны танымаса, урындык аягы өстенә утыртачаклары, ә аннан соң шундый камерага кертәчәкләрен, анда аны “бөтен кеше дә кулланып чыгачагын” әйткән. Данилевский адвокатына кирәк булса көч куллану белән өркеткән полиция хезмәткәрен танып, аны күрсәтеп бирәчәген дә белдергән.

31 августта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Данилевскийны җинаять кылуда гаепләнүче буларак сак астында калдыру карары чыгарган иде. Ә нигә нәкъ бу утырышта Данилевский үзенә карата басым булуы турында белдермәгән, дигән сорау да туа. Адвокат сүзләренчә, Данилевский аңа: “Мин бик курыктым, бөтен тирә ягымда полиция хезмәткәрләре иде, ә минем эшемә карата журналистларның шундый зур игътибар бирүен көтмәгән идем һәм мин нык тетрәнгән идем”, дип әйткән.

Данилевскийдан беренче тапкыр сорау алганда аңа карата көч кулланганнар икән дигән имеш-мимешләр дә таралаган иде. Адвокат бу сүзләрне кире кага.

Сишәмбе төштән соң Татарстандагы тикшерү идарәсе сүзчесе Андрей Шептицкий Азатлык радиосына үзләренә Данилевский адвокатыннан гариза килмәгәнлеген белдерде. Шулай да идарә бу белдерүгә мөнәсәбәттә янә тикшерү башлаган инде.

“Татарстандагы тикшерү идарәсе, ике кешене үтерүдә гаепләнүче 38 яшьлек Игорь Данилевскийга карата басым булу турында хәбәр таралганга, хәзерге вакытта тикшерү үткәрә. Данилевскийның адвокаты яклаучысына полиция хезмәткәрләре психологик басым ясаган дип белдерә. Әлегә тикшерү адвокатның сүзләрен раслаучы дәлилләр тапмады. Шулай булуга карамастан, тикшерү тагын бер кат моңа кадәр тупланган мәгълүматны һәм Данилевский тоткарлангач аның белән очрашкан бөтен кешеләрне дә тикшерәчәк.

Данилевскийның ике кешене үтергән булуына аның бу җинаятьне тануы гына түгел, ә тикшерү дәлилләрдәй әйберләр дә туплады. Алар турыдан-туры, йә читләтеп кенә булса да Данилевскийның үтергәнлеген раслый. Аның фатирында пычак, үтерелгәннәр фатирыннан алынган 100 мең сум акча һәм мобил телефоннар табылды", ди Шептицкий.

Татарстандагы эчке эшләр идарәсе сорау алганда Данилевскийга бернинди басым булмавын, ә кылынган җинаять турында бернинди каршылыксыз үз теләге белән сөйләвен әйтә. Шулай ук сорау алу вакытында язып алынган видеотасманың моңа дәлил булып тора дип тә белдерелә.

Тентү вакытында Данилевскийның өендә Зариповаларның ике кесә телефоны, бурычлар язылган кәгазь, 100 мең сум акча һәм хәнҗәр табылган. Бурычлар кәгазендә Данилевский алып торган акчаларны кайтарып бирәчәге турында язган булган.

Татарстан хокук яклаучылары да Данилевский адвокаты белдерүен ишеткән. Төрмәләрдә кеше хокуклары саклануны тикшерүче Владимир Рубашный Азатлык радиосына шушы бер-ике көн эчендә Данилевский белән очрашырга җыенулары турында белдерде.

Зариповалар яшәгән йорт
Зариповалар яшәгән йорт
Фәридә һәм Лилия Зариповалар үз фатирларында 22 август көнне үтерелә. Бер атнадан, күршеләре начар ис сизелә башлагач кына, алар әлеге фатирда ниләрдер булып ятуы турында полициягә хәбәр итә. Бер тәүлектән соң, 31 августта Данилевскийны тоткарлыйлар һәм аңа 29 октябрьгә кадәр сак астында калдыру карары чыгарыла.

Данилевский сүзләренчә, 38 яшьлек Лилия Зарипова белән ул элек бергә укыган, соңгы вакытта янә ике арадагы мөнәсәбәтләр җылынып киткән. Полиция, Данилевский бары тик акча кирәк булганга гына Лилия Зарипова белән аралашкан, дип шикләнә. Лилия аның өчен банктан берничә йөз мең сум акча алып торган була. Данилевский бурычын түли алмаганга Зариповага гашыйк булган булып кылана башлаган, дип белдерә полиция. Данилевский ялларын бергә диңгез буенда үткәрү турында СМСлар да җибәргән булган.

Полиция белдерүенчә, 22 августта Данилевский 76 яшьлек Фәридә исемле әнисе белән бергә яшәгән Лилия Зариповаларга килә. Бусагадан ук ул диңгезгә бару булмаячагын хәбәр итә һәм алар арасында гауга чыга һәм ул үтерү белән тәмамлана.

Данилевский кулга алынгач та Лилиянең аны мыскыллый башлагач пычак белән аңа берничә тапкыр кадавын, шул вакыт әнисе Фәридә ханымның килеп керүен һәм шаһитлар булмасын дип аңа да берничә тапкыр чәнчүен сөйләгән. Аннан соң ул үтерелгәннәрнең берсенең каны белән диварга “Free Pussy Riot” дип язган. Бу җинаятьне тикшерүгә килгән “Дальний” полиция бүлеге хезмәткәрләре белдерүенчә, Данилевский бу сүзләрне кулъяулыкны канга манчып язган.

“Шикне үз өстеннән төшерү өчен диварга язгач, мәетләрне 69 саны кебек итеп яткырып куйган”, дип белдерә республика полициясе. Шуннан соң Данилевский бүлмәдәге җиһазларны актарган, бурычлар язылган кәгазьне тапкан һәм үзе белән алган. Аннан да кала, тикшерү, чәнчегән пычакны, 100 мең сум акча һәм ике кесә телефонын да эләктергән, дип шик белдерә.
XS
SM
MD
LG