Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:31

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры Казанның Гладилов урамыннан үзәктәге Офицерлар йортына күчәчәк.

Офицерлар йортына җимерелү куркынычы яный иде, ләкин хакимият органнары тарихи бинаны дөрес кулларга тапшырды дип ышанасы килә. Әлеге бинаны саклап калу гади шәһәр халкын да, сәнгатькәрләрне дә шатландырды, чөнки хәзер аның эченә театр кереп урнашкач, тормыш яңадан кайный башлый.

Театрның Гладилов урамындагы иске бинасында спектакльләр күрсәтү өчен шартлар бөтенләй юк иде диярлек. Соңгы ике елда театр күчмә тормыш алып барырга мәҗбүр. Тарихи биналардан саналган Алафузов йорты югары сәнгать өчен яраклы түгел, шуңа күрә театр күптән хыялланган уңайлы урынга ия булды.

Яшь тамашачылар театрын яңа йортка керүләрен котлап театр мөдире Роберт Мортазин белән сөйләштек. Ул театрның киләчәге турында, яңалыклар һәм премьералар хакында сөйләде.

– Роберт әфәнде, Офицерлар йорты, тулысынча, сезнең карамакта булачакмы?

​– Әйе, яңа бина безнең карамакка бирелде дип әйтергә була. Әлегә анда ремонт, реставрация көтелә. Шуннан соң гына үз йортыбыздагы сыман эшли башларга исәп. Моңа ел ярым - ике ел вакыт тирәсе вакыт китәр дип уйлыйбыз. Алла бирсә, ремонттан соң эшләрбез дип теләп торабыз.

– Димәк, Офицерлар йортында бу сезонда спектакльләр күрсәтү каралмаган?

– Юк, каралмаган, чөнки бүген бина бирелде дә, икенче көнгә анда спектакльләр уйный башлыйбыз дигән сүз түгел. Чөнки анда спектакль өчен шартлар тудырылмаган. Театр буларак әзер буларак әзер булгач гына без анда уйный алачакбыз.

– Элеккеге бинагызны нинди язмыш көтә? Анда гел төзәтү эшләре булып тора бугай?

– Иске бинада беркайчан да зурлап ремонт ясалганы булмады. Анда сәхнәне яхшырттык, түбәне яптык, җылылык керттек. Әмма быел бу бинада спектакльләр күрсәтелмәячәк, шуңа күрә күбрәк басымны гастрольләргә ясарга уйладык. Татарстан районнары буйлап йөриячәкбез һәм шулай ук Казан шәһәренең мәктәпләренә еш йөрү күздә тотыла.

– Бу сезонда театр чит илләргә һәм Русия буйлап чыгарга ниятлиме?

Роберт Мортазин

Роберт Мортазин

– Чит илләргә чыкмыйбыз. 5 октябрьдә Мәскәүдә Зуевлар исемендәге мәдәният сараенда уйныйбыз. Аннары ноябрь аенда 25 еллыкны зурлап үткәрергә телибез. Әлегә кайда үтәсе билгесез. Бәлки Камал театры һәм Тинчурин театры биналарында тамаша кылырга өметләнеп торабыз.

Моннан тыш, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында үзебезнең театр өчен махсус курс җыелды. Шәкертләр театрның баш режиссеры Ринат Әюпов җитәкчелегендә тәрбияләнәчәк һәм уку тәмамлангач, аларны безнең труппага кабул итәчәкбез. Быел яңа артистлар кабул ителмәде.

– Рәсми рәвештә сезон кайчан ачыла?

– 19 ноябрьдә ачылабыз. Соң башлауның сәбәбе гастрольләр белән бәйле. Безнең җәдвәлдә ике гастроль бар иде. Берсе Саха-Якутиядә үтәчәк фестивальгә һәм икенчесе Уфага. Фестивальгә бара алмаячагыбыз ачыкланды, Уфа шулай ук кичектерелеп торыла. Кызганычка каршы, “Нур” татар театры белән оештыру эшләрен ахырына җиткезеп бетерә алмадык.

– Театр шул юнәлештә эш алып барыр дип көтеләме? Бюджет мәсьәләсе нинди хәлдә?

– Быел премьералар күп булмас дип әйтә алам. Театр бер бәетне сәхнәләштерергә ниятли. Исемен әйтмим, сер булып калсын. Төп тамашачыбыз – яшьләр, балалар. Шуларның ихтыяҗына карап эш йөртәчәкбез дип уйлыйм. Бюджет үзгәрмәде, елдагыча калды.

Бүгенге көндә Яшь тамашачылар театры репетицияләр белән мәшгуль. 19 ноябрьдә сезон Камал театрында ачыла.

XS
SM
MD
LG