Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон Пекинда Һу Цзиньтао белән очрашты


АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон чәршәмбе көнне Пекинда Кытай Халык Республикасы Һу Цзиньтао белән сөйләшүләр үткәрде. Клинтон ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең “нигезе ныклы” дип белдерде.

Кытай тышкы эшләр министры Ян Цзеи АКШ Дәүләт секретаре белән бергә үткәргән матбугат очрашуында Пекинның Көньяк-Кытайдиңгезендә бернинди “проблемнарга”да юл куймаячагын әйтте. Алдан Клинтон Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре Ассоциациясе (АSEAN ) форумында чыгыш ясап территориаль бәхәсләр килеп чыкмасын өчен бергәләшеп тырышлык куярга чакырды.

Кытай АSEANга кергән дүрт ил белән җиргәләргә мөнәсәбәттә бәхәстә.
XS
SM
MD
LG